Бөгелмәдә кызлар да эшче һөнәрен сайлый
Февраль ае башында Казанда Татарстан Республикасында традицион "WordSkillsRussia" чемпионаты булып узды. Анда "Яшь профессионаллар" стандарты буенча Бөгелмә машина төзүчеләр техникумының 26 студенты катнашты. Алар 7 медальгә лаек булган. Диплом һәм медальләр алучылар "WordSkillsRussia" чемпионатының финалында Краснодарда тагын бер тапкыр көч сынашачак. "Инженерлык дизайны" буенча иң яхшысы дип табылган кыз Мәрьям...
Февраль ае башында Казанда Татарстан Республикасында традицион "WordSkillsRussia" чемпионаты булып узды. Анда "Яшь профессионаллар" стандарты буенча Бөгелмә машина төзүчеләр техникумының 26 студенты катнашты. Алар 7 медальгә лаек булган. Диплом һәм медальләр алучылар "WordSkillsRussia" чемпионатының финалында Краснодарда тагын бер тапкыр көч сынашачак. "Инженерлык дизайны" буенча иң яхшысы дип табылган кыз Мәрьям Хафизова белән без дә танышып, күрешеп сөйләштек.
Мәрьям Хафизова -- булачак технолог. Бөгелмә машина төзүчеләр техникумының 4 нче курсында белем ала.
-- Киләчәктә инженер-технолог буласым килә. Бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур. Эшче һөнәре акчалы да бит әле. Минем алда моның өчен мөмкинлекләр дә ачылып тора. "WordSkillsRussia" проекты моңа мисал. Казанда булган ярышта мин үземне сынап карадым инде. Булдыра алам икән. Анда 3Д модельле сызымнар ясадык, роботлар һәм двигательләр җыйдык. Көндәшем -- Чаллы шәһәреннән килгән егет эземә басып барды, ул җиңәр дигән идем. Нәтиҗәдә, алтын медальгә мин лаек дип әйттеләр. Аптырабрак киттем. Димәк, алда мине яңа уңышлар көтә дип, үземә нык булырга сүз бирдем. Хәзер Краснодарга юл алу өчен март аен көтәбез. Гомумән, "WordSkillsRussia" ярышында катнашу өчен без бер ел дәвамында әзерлек алып бардык. Миңа техникумдагы педагоглар һәм БМЗда эшләүче Алексей Чернуха ярдәм итте. Тырышлыгыбыз юкка булып чыкмады, -- ди Мәрьям.
Соңгы елларда Татарстанда "WordSkillsRussia" хәрәкәте аеруча популярлашты. Бу аңлашыла да, чөнки 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" дөнья чемпионаты үткәреләчәк. Ә Мәрьям Хафизова белән Леонид Курбатов шуңа таба курс алган. Аларга яңадан-яңа уңышлар телибез.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа