Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли

Синоптиклар хәбәр итүенә караганда, елның беренче 10 көнендә берничә айлык кар яуган. Шул сәбәпле, шәһәрдә урам-ихаталарны кардан тазартырга 2 дистәгә якын техника чыгарылды. Сәнәгать, юл һәм төзелеш комплексы предприятиеләре 12дән артык үзбушаткыч автомобиль, грейдер һәм трактор бүлеп бирде. Соңгы тәүлекләрдә шәһәр урамнарыннан 16 мең куб метрдан (бу гыйнварь аена булган...

Синоптиклар хәбәр итүенә караганда, елның беренче 10 көнендә берничә айлык кар яуган. Шул сәбәпле, шәһәрдә урам-ихаталарны кардан тазартырга 2 дистәгә якын техника чыгарылды. Сәнәгать, юл һәм төзелеш комплексы предприятиеләре 12дән артык үзбушаткыч автомобиль, грейдер һәм трактор бүлеп бирде.
Соңгы тәүлекләрдә шәһәр урамнарыннан 16 мең куб метрдан (бу гыйнварь аена булган мәгълүмат, ә 2017 елның декабрь аенда исә - 20 мең куб метрдан) артык кар чыгарылган.
Беренче чиратта җәмә­гать транспорты хәрәкәте магистральләре тазартыла. Шулай ук йорт яны территорияләре һәм тротуарлар да кардан чистартыла. Коммуналь хезмәтләр бу эшкә өстәмә техника җәлеп итәргә тырыша икән.

- "Уют" шәхси торак ширкәтенә кергән 74 ишегалдын инде чистартып чыгардык. Бер тракторыбыз бар. Бар эшне ул эшли. Дворниклар да тик тормый. Алар безнең җаваплылыкта булган 153 күпкатлы йорт ишек төпләрен кардан арындыра. Әйе, кар күп яву сәбәпле, эшебез күбәйде. Әкрен генә алга атлыйбыз. 25 җыештыручы иртәнге сәгать 6дан кичкә кадәр бар территорияләрне тәртипкә китерергә тырыша, - ди әлеге җәмгыять инженеры Наталья Алтынбаева.
Шәһәрдә урамнарны һәм йорт яны территорияләрен комплекслы чистарту гра­фигы төзелгән. Бөгелмәлеләр кар чистартылмаган урыннар турында "Чистый город" җәмгыятенең 3-86-66, 3-86-63, 3-88-40 телефоннары буенча хәбәр итә ала.
Бөгелмәлеләр өчен бер кисәтү. Юллардагы кар астында - бозлавык. Шуңа күрә хәвефсезлеккә зур игътибар бирү мөһим. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мондый көннәрдә руль артына утыручыларга тизлекне киметергә, юлда кискен хәрәкәтләр ясамаска киңәш итә.
Кышкы юллардагы хәл аеруча куркыныч тудыра: бозлавыклы көннәрдә машиналарның тормоз юлы озыная, ә бураннар һәм кар яву аркасында күз күреме начарая. Русия Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының республика буенча идарәсе һәркемне юлда игътибарлы булырга, хәвефсез тизлек режимын үтәргә чакыра.

Әгәр сез юл-транспорт һәлакәте шаһиты булсагыз, йорт-бина түбәсеннән кар һәм боз төшү ихтималлыгын күрсәгез, коткару хезмәтенә хәбәр итегез, мәгълүмати-диспетчерлык хезмәте "112" номеры буенча шылтыратулар кабул итә.
"112" - кичектергесез хезмәтләрне чакыру буенча бердәм телефон номеры. Аның буенча полиция, янгын сүндерүчеләрне, коткаручыларны, "ашыгыч ярдәм", башка хезмәтләрне чакырырга, консультация һәм психологик ярдәм алырга мөмкин. "112" номерына стационар һәм кесә телефоныннан (сим-картасыз, исәбеңдә акчаң булмаса да, аппаратның клавиатурасы блокировкага куелган очракта да) шылтыратырга мөмкин.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса