Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә Китап бәйрәме үтте (+ФОТОЛАР)

Бөтенроссия китапханәләр көнендә Бөгелмәдә Китап фестивале узды. Дүртенче тапкыр үткәрелгән бу чара быел 500дән артык кешене җәлеп итте. Алар арасында шәһәребез шагыйрьләре, каләм әһелләре, китап укырга яратучылар, мәктәп балалары, студентлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре бар иде. Быел фестиваль Экология елына багышланды. Күңелле чара җиде мәйданда гөрләде: фотога төшәргә теләүчеләр, китап һәм...

Бөтенроссия китапханәләр көнендә Бөгелмәдә Китап фестивале узды. Дүртенче тапкыр үткәрелгән бу чара быел 500дән артык кешене җәлеп итте. Алар арасында шәһәребез шагыйрьләре, каләм әһелләре, китап укырга яратучылар, мәктәп балалары, студентлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре бар иде.

Быел фестиваль Экология елына багышланды. Күңелле чара җиде мәйданда гөрләде: фотога төшәргә теләүчеләр, китап һәм вакытлы матбугат чараларын сөючеләр, Идел буе халыкларының милли үзенчәлекләрен чагылдырган почмак, уен мәйданы һ.б. - барысы да фестивальгә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Моннан тыш, шәһәрдә басыла торган барлык җирле газеталарга язылу оештырылды, "Дом книги" Бөгелмә типографиясе үз продукциясен тәкъдим итте.

Сәхнә китап сөючеләр хозурына тапшырылган иде. Китапханәнең иң актив укучыларына китаплар һәм җирле газеталарга ярты еллык әбунә бүләк ителде. Тантаналы өлештән соң мәдәни-күңел ачу чарасы башланды. Җирле шагыйрьләр һәм язучылар үз әсәрләрен башкардылар, фестиваль кунаклары Атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Горький исемендәге әдәби премия лауреаты язучы Борис Вайнер белән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Горький исемендәге һәм ТР С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты шагыйрә Наилә Ахунова белән аралаштылар, аларның иҗаты белән таныштылар.

Шулай итеп, быел да фестиваль гөрләп узды. Ә иң кызыклы һәм яхшы китаплар сезне, кадерле укучылар, китапханәдә көтә!

Анна ПАХОМОВА,

"Җирлекара үзәк китапханә" учреждениесенең

китапханә маркетингы һәм инновацион методик эш бүлеге мөдире.

Альбина Акимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса