Бөгелмәдә халыкның 47 проценты диярлек физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илдар Таһиятуллин бу атнада узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районында “Демография” дәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проектын тормышка ашыру турында доклад белән чыгыш ясады.
Бүгенге көндә алга 2024 елга шәһәр һәм районда даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын яшәүчеләрнең 55 проценты күләменә җиткерү максаты куелган. Статистика буенча соңгы мәгълүматларга караганда, Бөгелмәдә бу күрсәткеч хәзер 46,72 процент (45 042 кеше) тәшкил итә.
Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 367 спорт корылмасы эшли, шул исәптән 114е – авыл җирлекләрендә.
2017 елдан “Юность” спорт комплексы, “Чаңгы базасы” спорт-сәламәтләндерү комплексы, Герцен урамында урнашкан спорт залы, 1нче спорт мәктәбе капиталь ремонтланды. Хәзерге вакытта “Энергетик” шәһәр стадионын капиталь ремонтлау дәвам итә. “Факел” спорт комплексында идәннәрне алыштыру буенча эш алып барыла. Вахитов урамындагы “Атлант” спорт залына капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә, анда Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге “Юность” спорт мәктәбенең “Кикбоксинг” бүлекчәсе үзенең спорт буенча эшчәнлеген оештыра.
2013 елдан 2020 елга кадәр Бөгелмә муниципаль районында төзелде һәм файдалануга тапшырылды: “Көрәш сарае” – халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен көрәш залы; 22 универсаль спорт мәйданчыгы; Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында блок-модульле чаңгы базасы.
“Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, халыкның барлык категорияләре арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын популярлаштыру буенча эш алып барыла. 2020 елның 30 июленә “ГТО” Бөтенроссия ФСК системасында 17 998 кеше теркәлгән. Сынау нормативларын үтәүдә 13 244 кеше катнашты, шуларның 2 213е – аерымлык билгеләренә. 2019 елның икенче яртысында ГТО комплексының республика операторы мәгълүматларына караганда, сынауларны тапшырган кешеләр, уздырылган чаралар һәм ГТО комплексын популярлаштыру буенча массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган, урнаштырылган язмалар саны буенча күрсәткечләр сизелерлек яхшырган.
2020 елның 1 кварталында исә әлеге сынауларда барлыгы 6 яшьтән 67 яшькә кадәрге 3 598 кеше катнашты, шуларның 24е нормативларны алтын аерымлык билгеләренә үтәде.
Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Оксана Гайсина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа