Бөгелмәдә кечкенә авторның күргәзмәсе ачылды (+ФОТОЛАР)
Бөгелмәнең туган якны өйрәнү музее балалар иҗаты дөньясына ишекләрен ачты - биредә "Олы җиһан кечкенә кеше күзе аша" рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә матурлык, игелек һәм бәхет турындагы хыяллар белән яшәүче Наил Мортазинның фантазиясе тәкъдим ителгән. Авторга 7 яшь, быел ул 1 нче сыйныфка барачак. Яшенең бәләкәй булуы да аңа рәсем...
Бөгелмәнең туган якны өйрәнү музее балалар иҗаты дөньясына ишекләрен ачты - биредә "Олы җиһан кечкенә кеше күзе аша" рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә матурлык, игелек һәм бәхет турындагы хыяллар белән яшәүче Наил Мортазинның фантазиясе тәкъдим ителгән.
Авторга 7 яшь, быел ул 1 нче сыйныфка барачак. Яшенең бәләкәй булуы да аңа рәсем сәнгате аша әйләнә-тирә дөнья турында үз фикерен әйтергә комаучаулык итми.
Күргәзмә июнь азагына кадәр эшлиячәк. Музей хезмәткәрләре теләге булган һәрбер кешене дә әлеге рәсем дөньясына чакырып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia