Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә кар хакимлек итә

- Ел авыр башланды. Проблемалар өстенә проблемалар өстәлеп тора. Шулай да бер-беребезгә ихтирамлы булыйк, - дип башлап җибәрде яңа елга чыккач узган беренче видеокиңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров. Аны аңлап була. Соңгы көннәрдә шәһәр мэры исеменә шикаятьләр явып кына торды. Боларның барысы да кардан чистартылмаган урамнар...

- Ел авыр башланды. Проблемалар өстенә проблемалар өстәлеп тора. Шулай да бер-беребезгә ихтирамлы булыйк, - дип башлап җибәрде яңа елга чыккач узган беренче видеокиңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров. Аны аңлап була. Соңгы көннәрдә шәһәр мэры исеменә шикаятьләр явып кына торды. Боларның барысы да кардан чистартылмаган урамнар белән бәйле. Явым-төшемнәрдән соң (берничә көн эчендә - ике айлык норма) шәһәрдә кешеләр дә, машиналар да йөри алмый башлады. Беренчеләре өчен җәяүлеләр юлы урынына - кәҗә сукмагы, икенчеләре өчен - колеялы һәм берьяклы урам юллары. Халык ачуыннан нишләргә белмәде. "Хакимият эшләми!" - дип зарланды. Дөреслек эзләп, алар Татарстан һәм Россия Президентлары исеменә хатлар язды, социаль челтәрләрне "дер селкетте", "Халык контроле"нә шикаять белдерде, митингка чыкты. Нәтиҗәдә, бөгелмәлеләр шәһәр җитәкчесе белән очрашып, аңардан әлеге "аппокалипсис"тан чыгу юлларын табуны таләп итте.

Шәһәр юлларын "Чистый город" җәмгыяте чистарта. Тик чисталык турында әйтергә әле иртә. 18 берәмлек техника булуга карамастан, Бөгелмә кар астында калды. "Чистый город" җәмгыяте җитәкчесе Сергей Бутылин сүзләренә караганда, техника тик тормый. Төп эшне алар төнге сәгать 12дән башлап, иртәнге сәгать 6га кадәр алып бара.

- Явым-төшем күп булу сәбәпле, эшебез әкрен бара. Хәзер урамнарны чистарту графигын төзедек. Ике көн эчендә шәһәр кар көртләреннән арындырылачак, - дип ышандырды ул.

Бөгелмәнең карга "күмелүе" турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хәбардар. Бу проблеманы чишүне ул ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Линар Сафинга йөкләде.

- Республикадагы хәл турында бик яхшы беләбез, самолетлар да очмады, транспорт юлга чыгарылмады. Тик әлеге проблеманы озакка сузмыйча чишәргә кирәк. Акча юк, транспорт юк дип утырмагыз! - диде Президент.

Шулай итеп, халыкның үзәгенә үткән һәм ел саен кабатланып тора торган проблема чишелү юлын табар, хәл ителер дигән өметтә калабыз. Бу проблема үз артыннан икенчесен дә ияртеп килә. Кышкы көннәр җылыта башласа, түбәдәге боз сөңгеләре, кар өемнәре баш бәласенә әйләнәчәк. Торак-коммуналь хуҗалыклары өчен эш күп. Тик көрәк күтәреп, җиң сызганып эшләүчеләр саны гына аз. Юлларда туктап калмас өчен әлеге кышкы кул коралын хәзер бар шофер үзе белән йөртә. Алар көн дә юлга чыга бит.

Гомумән, карның нинди күләмдә явуына карамастан, юлда йөрүчеләргә юлларның һәрдаим чистартылып торуы мөһим. Ә бу юл хезмәтләренең тиз арада чара күрүеннән тора. Әле кышның бер ае гына узып бара, сынаулар алда. Соңгы бозлавыкларда юл-транспорт һәлакәтләре күп булды. Юлның тиешенчә чистартылмаган булуы кеше гомерләре өзелүгә сәбәп булмасын иде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса