Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә иске тирәкләрнең ботакларын кистеләр

Бала тудыру йорты территориясендә, Ленин урамы ягыннан, сәнәгать альпинистлары иске топольләрнең ябалдашларын тәртипкә китерделәр.

– Биеклеге 30 метрга җитә торган агачлар бала тудыра йортына авышып үсә. Моннан тыш, анда электр линияләре дә үтә. Көчле җил вакытында  ботаклар күпләп сына, чыбыклар өстенә өзелеп төшә, бина өстенә дә авып төшү куркынычы туа. Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, ул тирәкләрне кисү планлаштырылган иде. Бу катлаулы эшләрне башкарганда барлык норматив таләпләр дә катгый үтәлде, – дип сөйли шәхси эшмәкәр Илшат Әзиһәмов. Аның командасы муниципаль контракт буенча авария хәлендәге агачларны рәсмиләштерү һәм кисү белән шөгыльләнә. – Агач ябалдашларын тәртипкә китерүне бала тудыру йортының бөтен периметры буенча дәвам итәчәкбез. Шулай ук 11нче мәктәп янында шулай ук биек булып үскән 190 төп тирәкне дә кисәсе бар. Бу эшне быел ук башларбыз дип уйлыйм.

Агачлар өч елга бер мәртәбә киселеп, тәртипкә китерелеп торачак. Эшләр тәмамланганнан соң аллергиядән интегүчеләр иркен сулыш алыр дип уйлыйбыз. Чөнки яз узуга, кирзавод микрорайонында җирне картайган тупыллардан очкан ак мамык келәмнәре каплый. Кешеләр интегә, кемнәрдер туктаусыз төчкерә, күзләре яшьләнеп интегә. Шуңа күрә бүген Бөгелмәдә нәкъ менә тирәкләрнең гибрид сортларын утыртулары бик яхшы.

Бала тудыру йорты янында киселгән агачларның кыяфәте бик ямьсез булып калуы, әлбәттә, социаль челтәрләрдә бик җанлы фикер алышу уятты. “Моны яз көне эшләргә яки көзне көтәргә кирәк иде, хәзер агач ябалдашларын кисү вакыты түгел, кызганыч, тупыллар һәлак булачак!” – дип яздылар интернеттан файдаланучылар. Илшат Әзиһәмов сүзләренә караганда, агачларга бернинди куркыныч та янамый. Тиздән алар яшь үсенте җибәрәчәк. Җитмәсә, эшләрне башкарган чорда һава торышы да моңа ярдәм итте – салкынча һава торды, яңгырлар да җитәрлек.

Сүз уңаеннан, әлеге эшләрне башкарганнан соң, бинаның фасады – алгы өлеше ачылып китте һәм аның күренеше бөгелмәлеләрдә икенче бер сорау тууга сәбәп булды: иске бала тудыру йорты бинасы кайчан ремонтланачак?

Руслан ВИЛДАНОВ

ФОТО: Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса