Бөгелмәдә ишегалды бәйрәмнәре гөрли
Җәй дәвам итә, ә аның белән бергә бәйрәмнәр дә. 25 август көнне 14 Шәһит урамының 71 йорты янында ишеагалды бәйрәме узды. Быел бу йортка капиталь ремонт ясаганнар. "ЛНС" подрядчы оешмасы йортның түбәсен, эчке коммуникацияләрен алыштырган, фасадын яңарткан. 6 нчы торак-эксплуатация идарәсе подъездларга агымдагы ремонт ясаган. Урам якта яңа асфальт җәйгәннәр....
Җәй дәвам итә, ә аның белән бергә бәйрәмнәр дә. 25 август көнне 14 Шәһит урамының 71 йорты янында ишеагалды бәйрәме узды. Быел бу йортка капиталь ремонт ясаганнар. "ЛНС" подрядчы оешмасы йортның түбәсен, эчке коммуникацияләрен алыштырган, фасадын яңарткан. 6 нчы торак-эксплуатация идарәсе подъездларга агымдагы ремонт ясаган. Урам якта яңа асфальт җәйгәннәр.
- 40 ел дәвамында бер ремонт та ясалмады бу йортка, таушалып беткән иде инде. Рәхмәт хәзер ул ялт итеп тора. Күрше йортта яшәүчеләр безгә көнләшеп карый, - ди биредә яшәүче Наталья Малышева.
Бөгелмәнең почетлы гражданины, тыл ветераны Наталья Баздрева бу йортта 30 елдан артык яши икән. Аның рәхмәт сүзләрен бәйрәмгә җыелган һәр кеше тын алмыйча тыңлады:
- Бу безнең уртак бәйрәм, чөнки әлеге йорт - биредә үсеп чыккан һәр кеше язмышына үз өлешен керткән җир. Яратып, саклап тотсак бүгенге көндә ясалган матурлык озакка җитәр. 6 нчы торак эксплуатация идарәсе эшчеләренә зур рәхмәт, - диде ул.
Шәһәр җитәкчелеге исеменнән Бөгелмә шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова чыгыш ясады. Ул биредә яшәүче тыл ветераннарына бүләкләр, беренче сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
Тырыш хезмәткәрләрне "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге җитәкчелеге, 6 нчы торак-эксплуатациясе идарәсе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бөгелмәлеләр кичкә кадәр рәхәтләнеп күңел ачты.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа