Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә гражданнарны үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәү предметына тикшерәләр.

Чит илләргә сәфәрләрдән соң, Татарстанда яшәүче 15 меңләп кеше изоляцияләнде.

Алар арасында бөгелмәлеләр дә бар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмәдә территориаль бүлеге башлыгы Владислав Долгих хәбәр итте.

"Бөгелмәлеләр үзизоляциядә медицина күзәтүе астында. Әлегә бездә коронавируска шикләнүләр юк. Медицина хезмәте эшли, барысы да контрольдә. Участок врачлары килә, врачлар җитәрлек, районның башкарма комитеты транспорт белән ярдәм итте. 27 марттан чартер рейслары ябылды - чит илдән килү чикләнәчәк ", - дип билгеләде Владислав Долгих. Бөгелмәнең медицина бригадалары көн саен үз-үзен изоляцияләүче гражданнарга килә.

Ррейд контроль тикшерүләре көн саен уздырыла. Әгәр бөгелмәлеләрдә үзизоляция режимын боза торган затлар турында мәгълүмат бар икән, 112 хезмәтенә яки 6-96-02 яки 02 дежур частена хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса