Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә эшмәкәрләр очрашачак

8 июнь көнне Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы узу планлаштырыла. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов тарафыннан оештырылачак бу очрашуда эшмәкәрләр хакимият вәкилләренә үзләрен борчыган актуаль сорауларны бирә, проблемаларны уртага салып сөйләшә алачак. Күчмә утырышка Ютазы, Баулы мунципаль районнары эшкуарлары да чакырыла. Исегезгә төшерәбез, Эшмәкәрлек советы - эшкуарлар белән...

8 июнь көнне Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы узу планлаштырыла.

Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов тарафыннан оештырылачак бу очрашуда эшмәкәрләр хакимият вәкилләренә үзләрен борчыган актуаль сорауларны бирә, проблемаларны уртага салып сөйләшә алачак. Күчмә утырышка Ютазы, Баулы мунципаль районнары эшкуарлары да чакырыла.

Исегезгә төшерәбез, Эшмәкәрлек советы - эшкуарлар белән власть арасында хезмәттәшлек итү өчен 2015 елда Президентыбыз инициативасы белән оештырылган мәйдан ул. Аның максаты - Татарстанда эшмәкәрлек өлкәсен җәелдерү һәм моның өчен тиешле мохит булдыру. Совет эшлим дигән кешеләргә оештыру җәһәтеннән һәм эксперт ярдәме күрсәтә, хакимият органнары белән элемтәгә керергә булыша. Бу советта даими әгъза булып тору мәҗбүри түгел, эш төркеменә теләгән һәр эшмәкәр теләсә кайсы мизгелдә кушылып китә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса