Бөгелмәдә "Ел укытучысы - 2018" бәйгесе узды
"Сорау-җавап" алымыннан "дәрес -шоу" форматына күчкән мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклаша . Остаханә мәйданчыгы - "Татарстан Республикасының ел укытучысы - 2018" конкурсы. Шәһәр бәйгесендә Бөгелмәдән 14 укытучы чыгыш ясады. Екатерина Никифорова (7нче гимназия), Гөлнара Асылгәрәева (3нче мәктәп), Екатерина Ратанова (1нче мәктәп) җиңүчеләр. Алар үз осталыкларын Әлмәт шәһәрендә үтәчәк зона этабында күрсәтергә тиеш...
"Сорау-җавап" алымыннан "дәрес -шоу" форматына күчкән мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклаша . Остаханә мәйданчыгы - "Татарстан Республикасының ел укытучысы - 2018" конкурсы. Шәһәр бәйгесендә Бөгелмәдән 14 укытучы чыгыш ясады. Екатерина Никифорова (7нче гимназия), Гөлнара Асылгәрәева (3нче мәктәп), Екатерина Ратанова (1нче мәктәп) җиңүчеләр. Алар үз осталыкларын Әлмәт шәһәрендә үтәчәк зона этабында күрсәтергә тиеш булачак.
Креатив укытучы... Берничә ел элек андыйларга тәнкыйть күзлегеннән караганнардыр. Хәзер "күтәреп" алалар. Укыту-тәрбия системасында яңа федераль стандартлар шуны таләп итә. Заман балаларын "сорау-җавап" алымы белән белемгә тартып булмый. Аларга эффектлы дәресләр кирәк. 1нче мәктәп укытучысы Екатерина Ратанова традицион булмаган методлар куллана. Шуларның берсе - ТРИЗ технологиясе. Укытучы балаларны иҗади мәсьәләләр чишәргә өйрәтә. Белем бирү процессында ирешкән уңышларын Екатерина Ратанова "Педагогия дебюты" номинациясендә тәкъдир итте.
- Мастер-классның шигаре - "Монда һәм хәзер!" Күпләр өчен гадәти түгел, тик мин әзерлексез балалар белән эшлим. Белем бирү процессында бу алым укытучыга да, укучыларга да иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирә. Үзем дә креатив, дәресләрем дә шундый, - дип сөйли яшь мөгаллимә.
"Ел укытучысы" конкурсында быел 14 мөгаллим үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аларның барысы да педагогия өлкәсендә уңышларга ирешкән: укучылары олимпиадаларда җиңә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, чыгарылыш имтиханнарында 100 балл җыя. Бу - бәйгенең төп шарты. Бөгелмә мөгаллимнәре инде 10 ел дәвамында "Ел укытучысы" конкурсының төрле этапларында җиңеп килә. Аеруча физика, математика, татар теле, рус теле, технология укытучылары көчле. Ә менә химия һәм тарих фәннәре әлегә "аксый".
- Заман педагогикасында төп сүз - объектив билге. Бала 1нче сыйныфтан ук үзенең белем дәрәҗәсен белергә тиеш. Ул пегагог-тьютор ярдәмендә шәхси белем маршрутыннан барырга өйрәнә, - ди методика үзәге мөдире Татьяна Михайлова.
14 номинациянең берсе - "Татар теле укытучысы". Хәзер "Туган тел" дип әйтү дөресрәк булыр. Гөлнара Асылгәрәева 3нче мәктәптә 20 ел татар теле укыта. Укучыларның уңышлары белән горурлана. Татар теленнән мәҗбүри дәүләт имтиханы тапшырганда "2"гә язучы булмаган. Фәннең "исемен дә, җисемен дә" үзгәртүгә карамастан, аның укучылары дәресләргә хәзер дә яратып йөриләр. Белем бирү процессын нәтиҗәле итү өчен Гөлнара Асылгәрәева - Сингапур, яңа уку елыннан "Сәлам" методикасын куллана башлаган.
- Мин туган тел дәресләрен укыту ситуацияләре белән җанландырып җибәрәм. Бу әлегә яңа алым. Балаларга бик ошый, алар кызыксына, яңа белемнәргә омтыла."Сорау-җавап" формасыннан баш тарттык. Без алар алдына төрле мәсьәләләр куябыз, аны тормыш ситуацияләренә әверелдерәбез, укучылар рәхәтләнеп чишә.
Гөлнара Асылгәрәева "Татар теле укытучысы" номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Екатерина Ратанова - "Педагогия дебюты"нда җиңүче, Екатерина Никифорова - "Ел укытучысы". Бөгелмәнең бу өч мөгаллиме тиздән Әлмәт шәһәренә юл алачак. Анда "Татарстан Республикасының ел укытучысы - 2018" конкурсының зона этабы уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia