Конкурс ике этапта узды.
Бүләкләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов тапшырды.
Исегезгә төшенрәбез: санитар-экологик икеайлык кысаларында, экологик агарту чаралары үткәрү максатыннан, “ЭКОяз” республика конкурсы үткәрелгән иде. Конкурс ике этапта узды. Беренчесе – район дәрәҗәсендә. Район этабында җиңүчеләр акциянең икенче этабына – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юнәлтелде. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.
“Иң яхшы мәктәп” номинациясендә Бөгелмә шәһәренең 5нче мәктәбе җиңү яулады. “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә – шулай ук безнең шәһәрнең 9нчы “Колобок” балалар бакчасы. “Иң яхшы предприятие” дип җаваплылыгы чикләнгән “Бөгелмә-Сервис” компаниясе танылды. “Иң яхшы гаилә” – Петровлар гаиләсе.