Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә “ДоброМир” дип исемләнгән җәйге квест-уен үтте (+ФОТОЛАР)

"Татарстан Республикасында Иреклеләр үсеше үзәге" белгечләре, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт эшләре министрлыгы теләктәшлегендә, Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге белән бергәләп, "Сосновка" балалар ял лагеренда "ДоброМир" дип исемләнгән җәйге квест-уен оештырдылар. Фестиваль иреклеләрнең "Дөнья төсләре" дип атала торган республика проекты кысаларында узды. Чараның максаты балалар һәм яшүсмерләр күңелендә...

"Татарстан Республикасында Иреклеләр үсеше үзәге" белгечләре, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт эшләре министрлыгы теләктәшлегендә, Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге белән бергәләп, "Сосновка" балалар ял лагеренда "ДоброМир" дип исемләнгән җәйге квест-уен оештырдылар.

Фестиваль иреклеләрнең "Дөнья төсләре" дип атала торган республика проекты кысаларында узды. Чараның максаты балалар һәм яшүсмерләр күңелендә "Мин үз Ватанымны яратам" дигән бик тә мөһим патриотлык-гражданлык хисләре уяту һәм тәрбияләү иде.

Фестиваль тантаналы төстә Россия гимны астында ачылды. Алты отрядтагы 200 бала, әйдәмәннәре белән бергәләп, җырлы флеш-мобта катнашты. Чарада катнашучыларның һәммәсенең дә илебезнең иң төп җыры саналган гимнның сүзләрен белүен күрү бик күңелле булды, әлбәттә.

Аннары "Мин үз Ватанымны яратам" дигән темага ярышлар, мастер-класслар, командалар оешу тәртибе уеннары һ.б. узды. Ахырдан тагын бер күңелле мизгел булды - фестивальдә актив катнашкан балаларны һәм Бөгелмә районы иреклеләр эшчәнлеге активистларын бүләкләделәр.

Наталья КУЛАГИНА,

Бөгелмә муниципаль районы

Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X