Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә -- чираттагы өйрәнүләр

Татарстанда Россия гадәттән тыш хәлләр идарәчелеге министры Владимир Пучков игълан иткән Янгын сүндерү хезмәте елы кысаларында республиканың янгынга каршы хезмәт бүлекләрендә информацион-пропаганда чаралары үткәрелә. Шул уңайдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе Бөгелмәдә күнегүләр уздырды. Төрле һәлакәт очракларында коткару буенча оештырылган өйрәнүләр -- чираттагысы. Ул 4...

Татарстанда Россия гадәттән тыш хәлләр идарәчелеге министры Владимир Пучков игълан иткән Янгын сүндерү хезмәте елы кысаларында республиканың янгынга каршы хезмәт бүлекләрендә информацион-пропаганда чаралары үткәрелә. Шул уңайдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе Бөгелмәдә күнегүләр уздырды. Төрле һәлакәт очракларында коткару буенча оештырылган өйрәнүләр -- чираттагысы. Ул 4 елга бер тапкыр үткәрелә. Шәһәребездә нәкъ шушындый өйрәнүләр 2012 елда уздырылган булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең начальник урынбасары Андрей Орлов сүзләренә караганда, 2012 елдагы өйрәнүләрдән җитәкчелек канәгать калган. "Быел да Бөгелмә оешмалары уңай нәтиҗәләр күрсәтер дип уйлыйбыз", -- ди ул.

Күмәк күнегүләр юл-транспорт һәлакәте булганда, суда бату очрагында, янгын вакытында уздырылды. Коткаручылар Сабан туе кыры янында авариягә эләккән машина белән автобус пассажирларын коткарды, үзәк сулыкта суга батучыларны тартып чыгарды, драмтеатрда, начар ишетүчеләр интернатында булган янгыннарда тамашачыларны һәм балаларны эвакуацияләде. Коткаручылар булып төп рольне янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм һәм Гаддәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре башкарды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса