Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә бәйрәм бүләкләре тапшырылды

23 февраль… Бу бәйрәмне инде 99 ел билгеләп үтәбез. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде ул Ватанны...

23 февраль… Бу бәйрәмне инде 99 ел билгеләп үтәбез. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде ул Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.

Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау булып тора. Шуңа күрә дә әлеге датаны безнең илдә һәр гаиләдә билгеләп үтәләр. Бөгелмәдә быел аны А. Баталов исемендәге рус дщълщт драма театры бинасында зурлап үткәрделәр. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм шәһәребезнең иң көчле затлары катнашты.

"Армия" сүзе латинчадан "коралландырылган" диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. Тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Рәхмәт сүзләре нәкъ сакта торучы солдатлар адресына әйтелде.

Көч, түземлек, патриотлык һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмендә дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Бөгелмәнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймовка "Общественное признание" Почетлы көмеш ордены тапшырылды.

Озак еллар буе хәрби комиссариатта намуслы хезмәт итүе өчен Ольга Ходжаева - Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына, ә Бөгелмәнең хәрби комиссары булышчысы Анна Сабирова Рәхмәт хатына лаек булдылар. Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Александр Меньшаев белән аның булышчысы Ольга Самойлова Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие исеменнән Мактау грамоталары алды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса