Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек бара

Һәр илнең иминлеге, якты киләчәге авыл хуҗалыгы үсеше белән турыдан-туры бәйле. Үз иленең халкын азык-төлек белән тәэмин итү - һәр дәүләтнең стратегик әһәмияткә ия булган олуг максаты. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен авыл хуҗалыгының хәлен, агросәнәгатьне борчыган мәсьәләләрне белү үтә мөһим. Әлеге гамәл Россиядә моннан ун ел элек - 2006 елда...

 

Һәр илнең иминлеге, якты киләчәге авыл хуҗалыгы үсеше белән турыдан-туры бәйле. Үз иленең халкын азык-төлек белән тәэмин итү - һәр дәүләтнең стратегик әһәмияткә ия булган олуг максаты. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен авыл хуҗалыгының хәлен, агросәнәгатьне борчыган мәсьәләләрне белү үтә мөһим. Әлеге гамәл Россиядә моннан ун ел элек - 2006 елда башкарылган иде. Быел шушы кампания "Авыл тәртиптә - ил муллыкта" дигән девиз астында 1 июльдән 15 августка кадәр үткәреләчәк. Әлеге мөһим чарага әзерлек ничек бара? Алда нинди бурычлар тора? Ун елда авыл хуҗалыгы хәлләре нинди үзгәреш кичергән? Бюджеттан авыл хуҗалыгын үстерүгә бүленгән акчалар нәтиҗә биргәнме? Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуның максаты - илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка тәңгәл булган мәгълүмат җыю. Авылга ярдәм итү өчен аның проблемаларын яхшылап өйрәнергә кирәк. Әйтик, 2006 елгы исәп алу нәтиҗәләреннән чыгып, "2008 - 2012 елларда авыл хуҗалыгын үстерү" дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады. Статистика мәгълүматлары өйрәнелгәч, авыл уңганнары "Агросәнәгать комплексын үстерү" проектының ярдәмен тойды. Россия тарихында йөз елга беренче тапкыр үткәрелгән 2006 елгы исәп алуга әйләнеп кайтсак, аның мәгълүматлары киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмады, чөнки Россия законнарына ярашлы рәвештә, тупланган мәгълүматны сер итеп саклауга зур игътибар бирелә. Бөтен саннар шифрлана, исем-шәрифләр теркәлми. Исәп алучылар бары тик саннар, статистика гына язачак. Җыелган мәгълүмат - "Росстат"ныкы һәм дәүләтнеке генә. Салым хезмәтенә һәм башка органнарга бер мәгълүмат та бирелмәячәк. Исәп алулар Россиядә XX гасыр башында оештырылган. Шунысы үзенчәлекле: исәп алулар илебездә икътисади, сәяси катлаулы чорга туры килгән. Быел да нәкъ шулай килеп чыга түгелме соң? 108 нче Федераль Законга ярашлы төстә, авыл хуҗалыгы исәбен алу ун елга бер тапкыр үткәрелә. Халыкара стандарт буенча да мөһим кампания ун елга бер оештырылырга тиеш. Чит илләрне алып карасак, Австралиядә авыл хуҗалыгы исәбен алу - ел саен, Германиядә дүрт елга бер үтә. Гомумән, әлеге киң күләмле кампания нәтиҗәләре ил агросәнәгатен үстерүгә, авыл халкы тормышын яхшыртуга зур өлеш кертәчәк.
Әлфия Мостафина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса