Бөгелмәдә бүген сайлаулар көне
18 сентябрь - Татарстан Республикасының, Россия дәүләтенең киләчәк язмышын хәл итә торган иң мөһим көннәрнең берсе - Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Әлеге мөһим вакыйгага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең төпле бигеләмәсен бирде - бу Татарстан өчен Парламентка республика командасын юнәлтү. Татарстанга Дәүләт Думасында үзенең позицияләрен ныгыту бүген бик мөһим....
18 сентябрь - Татарстан Республикасының, Россия дәүләтенең киләчәк язмышын хәл итә торган иң мөһим көннәрнең берсе - Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз.
Әлеге мөһим вакыйгага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең төпле бигеләмәсен бирде - бу Татарстан өчен Парламентка республика командасын юнәлтү. Татарстанга Дәүләт Думасында үзенең позицияләрен ныгыту бүген бик мөһим. Моның өчен 18 сентябрь көнне республикабызның һәр кешесенең, сайлау участокларына ки-леп, иң лаеклыларга үзләренең тавышын бирүе зарур. Татарстанлылар күбрәк тавыш җыйган саен, Дәүләт Думасында шулкадәр күбрәк депутатларыбыз республикабыз һәм Россиянең алга китеше өчен эшләячәк дигән сүз бу.
Шәһәр һәм авыл жирлекләрендә, Карабаш бистәсендә барлыгы 80 сайлау участогы хәзерге минутларда сайлаучыларны кабул итәргә әзерләнә.
Димәк, барыбыз да - сайлауларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа