Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча 272 ишегалды территориясе ремонтланачак

Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча өч ел эчендә 272 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Бу хакта шәһәр мэриясендә узган утырышта Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белдерде.

«Җиде төр эш башкару планлаштырыла: юлларны ремонтлау, тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту җайланмасы кую, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, ТКО мәйданчыкларын урнаштыру, өслеге ком-гравий катнашмасыннан торган балалар җиһазлары урнаштыру, өлешчә яшелләндерү», - диде мэр. Моннан тыш, Линар Закиров билгеләп үткәнчә, һәр ишегалды, яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, шәхси каралачак.

Бөгелмә шәһәрендә 2020 елга 62 ишегалды территориясе, 2021 елга - 91 ишегалды, 2022 елга - шәһәрнең 119 ишегалды территориясе ремонтланачак.

Татарстанда өч ел эчендә 7 мең ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. Программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 50 млрд сум акча бүленгән. Ремонт эшләрен 2020 елның апрель-маенда беренче чиратта моңа мохтаҗ ишегалларыннан башларга планлаштыралар.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса