Бөгелмәдә беренче кыңгырау чыңлады
2018–2019 уку елында гомуми белем бирү мәктәпләрендә 11 411 кеше белем алачак, шуларның 1 306сы беренче сыйныфлар.
Беренче кыңгырау һәм ак бантлар, дулкынландыргыч мизгелләр. 1 сентябрь. Барлык укучылар, студентлар, аларның ата-аналары һәм укытучылар өчен бәйрәм. Бу көнне Бөгелмә муниципаль районының барлык белем бирү учреждениеләрендә беренче кыңгырау чыңлады.
2018–2019 уку елында гомуми белем бирү мәктәпләрендә 11 411 кеше белем алачак, шуларның 1 306сы беренче сыйныфлар.
2нче лицейда үткән тантаналы линейкада укучыларны һәм укытучыларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров котлады.
"Бөгелмәнең белем бирү системасы берничә ел инде Татарстанда иң яхшылардан игълан ителә. Безнең район елдан-ел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча лидерлыкны яулый. Без яңа, соңгы техника белән җиһазландырылган уку йортлары ачабыз, матди-техник базаны камилләштерәбез, үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсен актив кулланабыз. Болар барысы да киләчәктә белем бирү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән. Әлеге истәлекле көнне барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә, профессор-укытучы корпусы вәкилләренә яңа иҗади уңышлар, укучыларга укуларында, иҗатта һәм спортта уңышлар телим", – дип өстәде җитәкче.
Хәзерле юл сезгә, укучылар!
Хакимиятнең матбугат хезмәте.
Оксана Гайсина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia