Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә балалар һәм яшьләр ялы турында фикер алыштылар

2019 елда гаризалар кабул итү кампаниясе 25 марттан башлана һәм 15 майга кадәр дәвам итәчәк.

Бөгелмә муниципаль районы хакимиятендә 2019 елда балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды, аны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвера Ризванова алып барды.

2019 елда гаризалар кабул итү кампаниясе 25 марттан башланды һәм 15 майга кадәр дәвам итәчәк.  Шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагерьларына ата-аналардан (балаларның законлы вәкилләреннән) гаризалар кабул ителә:

- сишәмбе 8.00 12.00 сәгатьләрдә.

- пәнҗешәмбе 13.00 17.00 сәгатьләрдә.

Шәһәр яны ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына юлламаның уртача бәясе 21 көнгә 16 мең 406 сум тәшкил итәчәк.

«Салют», «Сосновка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында, Зәй районының «Жемчужная» ял базасында, Әлмәт шәһәренең «Зәңгәр күл» санаторий-профилакторийларында сәламәтләндерү һәм ял итү планлаштырыла.

Утырыш ахырында Эльвера Резванова ассызыклавынча, уртак бурыч – балаларны актив ял белән җәлеп итү, ул оешкан төстә, кызыклы һәм сәламәтлеккә файда белән үтсен иде.

Фото - pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса