Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә “Бал бәйрәме” билгеләп үттеләр (+ФОТОЛАР)

Һәр авылның үз бренды бар. Без моңа бу ел дәвамында инана киләбез. Бөгелмә муниципаль районының "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" авылларның үзенчәлеген күрсәтеп бирә, халкыбызга алар турында ишеттерә. Шуларның чираттагысы Спасс авылында узды. Биредә "Бал бәйрәме" билгеләп үттеләр. Рус милләте халкы авгус аенда өч бәйрәм уздыра, аны "спас" дип атыйлар. Авыл...

Һәр авылның үз бренды бар. Без моңа бу ел дәвамында инана киләбез. Бөгелмә муниципаль районының "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" авылларның үзенчәлеген күрсәтеп бирә, халкыбызга алар турында ишеттерә. Шуларның чираттагысы Спасс авылында узды.

Биредә "Бал бәйрәме" билгеләп үттеләр. Рус милләте халкы авгус аенда өч бәйрәм уздыра, аны "спас" дип атыйлар. Авыл төзелгән вакыт нәкъ менә бал, алма, чикләвек өлгергән вакытка туры килгән. Беренчеләрдән булып 14 августта бал бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне умартачылар бал алырга керешкән, халык хуш исле үлән кочаклары белән чиркәүгә барып су һәм балны изгеләштергән. Бал бәйрәмендә уңыш җыюга һәм умартачылыкка багышлап ярминкәләр, тамаша оештыру традициясе әле бүген дә яшәп килә.

Спасс авылы тарихына кагылып үтмичә мөмкин түгел, ул оешуыннан бирле умартачылык һөнәренә бәйле. 1743 елда XVIII гасыр галиме, Петербург фәннәр академиясенең беренче әгъза-корреспонденты, географ, тарихчы Петр Рычков бу авылга нигез салып җибәрә. Ул Россиядә беренчеләрдән булып балкортларын өйрәнергә керешә һәм ирешкән белемнәрен гәҗит битләрендә бастыра.

Бүген дә Петр Иванович Рычков башлап җибәргән традицияне дәвам итүчеләр бар. Шуларның берсе - Татьяна Сотникова. Ул бәйрәм ярминкәсендә бал белән катнашты. "Ярминкәдә сатылган балдан кергән акчаны Татьяна Ильинична чиркәү фондына бирәм диде. Аны кабып карап, ошаган төрендәгесен сатып алырга мөмкин", - диде Спасс авылы мәдәният йорты мөдире Анна Катермина.

Ярминкәдә шулай ук бәйләнгән эшләпәләр, кулдан ясалган открыткалар, уенчыклар да тәкъдим ителгән иде. Ярминкәдә балдан кала иң тәмлесе, ул бал кушып пешерелгән тәм-томнар булгандыр мөгаен. Тумышы белән бу авылдан булган Лидия Командыкова-Нестерева авылдашларына, килгән кунакларга үз картиналарын тәкъдим иткән. Күп еллар хәтерендә йөрткән авыл күренешләрен ул рәсемгә төшергән. Сүрәттәге урамнар, кырлар бүген инде башка кыяфәт алган. Шуңа күрә тарих битләренә алып кереп китүче бу күргәзмәне авыл халкы үз итте.

Бәйрәм татлы булгач, яңгыраган сүзләр дә татлы булды. Спасс авыл җирлеге башлыгы Антонина Ишкова авылдашларына, килгән кунакларга: "Чын күңелдән барыгызны да бу бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә барыгызга да баллы һава торышы, баллы бәхет, баллы мәхәббәт телим!" дигән котлау сүзләре җиткерде.

"Бал бәйрәме" концерт белән дәвам итте. Авыл сәнгать коллективлары килгән кунакларның күңелен күрде. Бәйрәм бал ризыкларыннан авыз итү белән тәмамланды.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Атор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса