Бөгелмәдә авыр атлетика буенча Татарстан беренчелеге
13 - 15 гыйнвар көннәрендә "Динамо" спорт комплексында авыр атлетика буенча ярышлар узды. Чарада Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 10 җыелма команда, 120 спортчы катнашты. Авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге өчен 2000 -- 2002 елда туган кызлар һәм егетләр көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә 1997 елгы кызлар һәм егетләр дә...
13 - 15 гыйнвар көннәрендә "Динамо" спорт комплексында авыр атлетика буенча ярышлар узды. Чарада Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 10 җыелма команда, 120 спортчы катнашты.
Авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге өчен 2000 -- 2002 елда туган кызлар һәм егетләр көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә 1997 елгы кызлар һәм егетләр дә көрәште. Бу категориядә 40 катнашучының 8е кызлар иде. Моннан тыш, укучыларның XI Татарстан спартакиадасы да параллель рәвештә алып барылды. Анда 80 мәктәп укучысы катнашты, шуларның 17се кызлар иде.
Әлеге ярышларда җиңүчеләр Россия күләмендә уздырыласы ярышларда катнашачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа