Бөгелмәдә һава канцеляриясе печән җыюга старт бирде +(ФОТО)
Печән җыюда иң җаваплы чор июнь-июль айлары инде ул. Тик быел һава торышы авыл хезмәтчәннәрен чын-чынлап сыный. Белгечләр киләсе ике атна кояшлы булачак дип белдерә. Җәйнең шушы санаулы көннәре печән әзерләү эшенә игътибарны бермә-бер арттыруны сорый. Җаваплыклары чикләнгән "Муса Җәлил исемендәге", "Колос", "Рассвет" һәм "Наратлы" җәмгыятьләре кышлыкка печән әзерләү эшенә...
Печән җыюда иң җаваплы чор июнь-июль айлары инде ул. Тик быел һава торышы авыл хезмәтчәннәрен чын-чынлап сыный. Белгечләр киләсе ике атна кояшлы булачак дип белдерә. Җәйнең шушы санаулы көннәре печән әзерләү эшенә игътибарны бермә-бер арттыруны сорый. Җаваплыклары чикләнгән "Муса Җәлил исемендәге", "Колос", "Рассвет" һәм "Наратлы" җәмгыятьләре кышлыкка печән әзерләү эшенә беренчеләрдән булып керештеләр. Соңгысында барган эш белән без дә таныштык.
Без килгәндә "Наратлы" хуҗалыгы басуында эш бар көчкә кайный иде. Бер төркем механизаторлар печән җыю, ташу белән мәшгуль булса, икенчеләре, һава аяз булганда, тизрәк сенаж чокырын тутыру җаен карый. Печән чабучы Николай Елисеев:
- 300 тонна сенаж салдык инде. Бүген беренче көн печәндә мин. Мондый печәнне күптән күргән юк иде инде. Алдагы корылык елларында бу хәтле калын булмый иде ул. Бүгенге печәнне әйләндереп салып булмый, авыр. Киптереп җыя алсак, яхшы инде. Моның өчен печәнне берничә тапкыр әйләндерергә туры киләчәк. Чөнки җир дымлы, өстән яңгыр явып тора, - ди.
- Печән җыюга бер ай соң керештек, башта печәнгә төшәргә куркып тордык. Өстән сүгеп тә тордылар инде үзебезне. Бары үзебезчә итәргә булдык. Тәҗрибәбез бар. Алдан печәнгә төшүчеләрнең печәннәре, сенажлары череп бетте. Үләндә дә, җирдә дә дым күп быел. Печәнгә дигән күпьеллык үлән - 1 200 гектар җирдә. Параллель рәвештә сенаж да салабыз. Көненә - 350-400 тонна. 1 574 баш мөгезле эре терлек өчен печән, мал азыгы әзерләү төп бурычыбыз бүгенге көндә. Суык булгач, шытып чыккан кукурузыбыз үсми утыра. 7 000 тонна силос әзерлисебез дә бар әле, ничегрәк булыр инде. Барысы да һава торышына бәйле, - ди "Наратлы" җәмгыяте җитәкчесе Нәргиз Бубеков.
Авыл хезмәтчәннәренә җиңел түгел шул. Ара-тирә кояш күренгән арада, Бөгелмә районының халкы, узыша-узыша, печән чабарга ашыга. Авыл хуҗалыгы идарәсе агрономы Илнур Миннегалиев сүзләренә караганда, быел районда 8 228 тонна печән, 17 189 тонна сенаж, 18 000 тонна силос әзерләргә кирәк. Бүгенге көндә 1 500 тонна печән җыелган, 8 500 тонна сенаж инде әзерләнгән. Моннан тыш, малларга кышка яфрак азык та җыялар икән.
- Безгә күбрәк студентлар ярдәм итә. Күптән түгел төзелеш техникумы студентлары байтак вакытка җитәрлек витаминга бай терлек азыгы хәзерләп кайтарды. Былтыр медицина хезмәткәрләре бик яхшы булышкан иде, быел да аларны көтеп калабыз, - ди Нәргиз Бубеков.
Печән җыю кайчан төгәлләнер, монысы билгесез. Тик бер генә көнгә соңарып чыгу да люцерна, тукранбаш, арышбаш һәм башка үләннәрнең сыйфаты кимүгә китерәчәк. Ә сыйфатсыз ризык белән терлекләрдән мул продукция алуга өметләнү суга сәнәк белән язуга тиң. Терлекләрне тиешенчә ашатмый торып, республика күләмендә авыл хезмәтчәннәре алдында сөт, ит продукциясен арттыру турында куелган бурычны үтәп чыгып булмаячак. Күпьеллык үләннәрдән җәй дәвамында ике-өч тапкыр печән җыеп алып булса, быел ул бер тапкырга калды.
Терлек азыгы җыюга старт бирелде. Авыл хезмәтчәннәренә Алла ярдәм бирсен! Алар шуңа өметләнә.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа