Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә Анатолий Ефремов истәлегенә мемориаль такта ачтылды

Узган атнада Казан милли эзләнүләр технология университетының Бөгелмә филиалында тантаналы чара булып узды. Бу көнне универститет территориясендә, Бөгелмәнең почетлы гражданины, профессор Анатолий Васильевич Ефремов истәлегенә багышлап мемориаль такта ачтылар. Анатолий Васильевич күп еллар дәвамында Бөгелмәдә эшли. Нәкъ менә әлеге профессор ярдәме белән шәһәрдә "КНИТУның" технологик факультеты ачыла. Факультетны җитәкләүче Анатолий...

Узган атнада Казан милли эзләнүләр технология университетының Бөгелмә филиалында тантаналы чара булып узды. Бу көнне универститет территориясендә, Бөгелмәнең почетлы гражданины, профессор Анатолий Васильевич Ефремов истәлегенә багышлап мемориаль такта ачтылар.

Анатолий Васильевич күп еллар дәвамында Бөгелмәдә эшли. Нәкъ менә әлеге профессор ярдәме белән шәһәрдә "КНИТУның" технологик факультеты ачыла. Факультетны җитәкләүче Анатолий Ефремов аны "чәчәк аттыруга" зур өлеш кертә. Профессорның тырышлыгы республикада гына түгел, ә илдә дә югары бәяләнә. Ачылган мемориаль такта аның истәлеген гасырларга саклар. Истәлек тактасыначу тантансында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

А. Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса