Бөгелмәдә 7 июль туйлар көне
Бүген, 7 июль көнне Бөгелмә ЗАГСында «туй бумы" көтәләр. Ник дисәң, "7.07.2017" саны - матур сан. Шул рәвешле, бу көнне никахларын рәсми теркәп, туй ясарга теләүчеләр саны бик күп икән. Әлеге сан өчен көрәш узган елның декабрь аенда ук башланган: яшь парлар ЗАГСка гаризаларын шулай иртә китерә башлаган. Быел бу...
Бүген, 7 июль көнне Бөгелмә ЗАГСында «туй бумы" көтәләр. Ник дисәң, "7.07.2017" саны - матур сан. Шул рәвешле, бу көнне никахларын рәсми теркәп, туй ясарга теләүчеләр саны бик күп икән. Әлеге сан өчен көрәш узган елның декабрь аенда ук башланган: яшь парлар ЗАГСка гаризаларын шулай иртә китерә башлаган. Быел бу көнне туй ясарга теләүчеләр саны 23кә җиткән. ЗАГС бүлеге начальнигы Ильвира Сәгъдиева сүзләренә караганда язылышучыларны теркәү иртәнге 8 дә башланып, кичке 5тә генә тәмамланачак икән.
Ел башыннан Бөгелмәдә 251 пар гаилә корып җибәргән. Бүгенге көн исә - 7.07.2017 саннары белән билгеләнгән дата, дөньядагы меңләгән бәхетлеләр өчен истә калырлык булачак: елмаеп торган кәләшләр, фейрверклар, чәчәкләр шәһәрләрне бизиячәк.
Мондый бәйрәм мәхәббәткә киртәләр булмавын тагын бер тапкыр дәлилли. Ә иртәгә, 8 июль көнне, Гаилә көне билгеләп үтелә.
Яңа туган гаиләгез белән сезне, яшьләр! Гомер буек бәхетләр юлдаш булсын, ак шатлыклар елмаеп торсын сезгә!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа