Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә 22 май – алдан тавыш бирү көне

5 май көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында "Единая Россия" партиясе вәкилләре һәм тарафдарлары җыелып сөйләште. Җыен эшен партия эчендә алдан тавыш бирү эшен үткәрү өчен җаваплы Татарстан региональ оештыру комитеты рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Дәүләт Советында "Единая Россия" фракциясе рәисе Юрий Камалтынов алып барды. 22...

5 май көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында "Единая Россия" партиясе вәкилләре һәм тарафдарлары җыелып сөйләште.

Җыен эшен партия эчендә алдан тавыш бирү эшен үткәрү өчен җаваплы Татарстан региональ оештыру комитеты рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Дәүләт Советында "Единая Россия" фракциясе рәисе Юрий Камалтынов алып барды. 22 мй көнне Татарстанда - 560 сайлау участогы эшләячәген (Бөгелмәдә - 19) белдерде.

Җыенда Россия Федерациясе ДәүләтДумасы депутаты Ринат Хәеров та катнашты. Үз чыгышында ул кабат сайлауларда катнашырга һәм депутат эшчәнлеген дәвам иттерергә әзер икәнлеген белдерде. ахырдан сорауларга җавап бирде.

Җыен соңында "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә җирле бүлегенә яңа вәкилләр кабул ителде.

Руслан Җәләев фотосы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса