Бөгелмә үзәк китапханәсендә “Позитив” яшьләр үзәге ачылды
Үзәк китапханәнең яшүсмерләр бүлеге һәм «Бөгелмә елъязмасы» хәйрия фонды коллективы «Позитив» яшьләр үзәге проекты белән «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә Россия Федерациясе Президенты гранты конкурсында җиңү яулады. Грант суммасы 496 220 сум тәшкил итә.
Искәрмә
2018 елның 31 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү өчен конкурслар үткәрү буенча координация комитеты утырышы узган. Утырышта 2018 елгы Президент грантлары икенче конкурсында җиңү өчен әһәмиятле баллар билгеләнгән һәм шулай итеп, җиңүчеләр исемлеге формалаштырылган. Нәтиҗәдә җиңүчеләр исемлегенә илнең барлык төбәкләреннән 2 022 коммерцияле булмаган оешма кергән.
Үзәк китапханәнең яшүсмерләр бүлеге һәм «Бөгелмә елъязмасы» хәйрия фонды коллективы «Позитив» яшьләр үзәге проекты белән «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә Россия Федерациясе Президенты гранты конкурсында җиңү яулады. Грант суммасы 496 220 сум тәшкил итә.
Президент Гранты иясе
2018 елда РФ Президенты грантлары конкурсында җиңүче булган проект кысаларында, Бөгелмә үзәк китапханәсендә “Позитив” яшьләр үзәге ачылды.
Әлеге үзәк халык буш вакытларын дуслары һәм фикердәшләре даирәсендә уңайлы һәм файдалы үткәрә алсын өчен 15–30 яшьлек китапханә укучыларына йөз тотып оештырылган.
“Позитив” клубы 26 март көнне тантаналы рәвештә үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу көнне китапханәдә яшьләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсеше өчен интерактив мәйданчыклар тәкъдим ителде. Алар арасында вакытлы басмалар һәм китаплар уку, өстәл уеннары һәм мастер-класслар зонасы, рәссамнар, шагыйрьләр, актерлар, биючеләр, җырчылар һәм башка иҗат кешеләре белән очрашу мәйданчыгы бар иде. Килүчеләргә шулай ук социаль партнерларның чыгышлары, музыкаль номерлар, «Книгаполия» әдәби уены тәкъдир ителде.
Россия Президенты грантына ия булган проект турында тулырак сөйләп китик. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең яшьләр бүлеге Бөгелмә яшьләренә белем һәм тәрбия бирү, мәгълүмат җиткерү буенча зур эш алып бара, ләкин әлеге бүлекнең эш форматын үзгәртү зарурлыгы туган. Нәтиҗәдә, «Позитив» яшьләр үзәге булдыру идеясе барлыкка килгән. “Ул яшьләргә үзләренең күнекмәләрен һәм осталыкларын тормышка ашырырга, фикердәшләр командасын табарга, ялны уңайлы һәм файдалы итеп уздырырга ярдәм итәчәк”, - дип белдерә үзәкне оештырып җибәрүчеләр.
Проект буенча, заманча интерактив мәйданчыклар булдыру планлаштырылган: “Интеллектариум”, “Созвездие-музыка”, “Отдахнем читая!”. Аларның һәркайсының эше әхлакый, патриотик, эстетик, интеллектуаль юнәлешләр буенча башкарылачак.
“Интеллектариум” - интеллектуаль үсеш һәм ял итү, танышу һәм аралашу, очрашулар, өстәл уеннары буенча бәйгеләр һәм турнирлар үткәрү өчен билгеләнгән мәйданчык. Биредә өстәл уеннары инде үз урыннарын алган.
“Созвездие муз” юнәлеше музыкаль кичәләр үткәрү, мастер-класслар ярдәмендә эстетик тәрбия бирү һәм дөньякүләм мәдәни мирас кыйммәтләрен үзләштерүне бурыч итеп алган.
“Отдахнем читая!” - биредә җирле авторларның китаплары тәкъдир ителәчәк, кычкырып уку, китаплар буенча фикер алышу һәм “китапханә кинозалында” экранлаштырылган әсәрләрне карау күздә тотыла.
“Идеяләр территориясе” оештырылачак, анда яшьләр үзләренең әдәбият, рәсем сәнгате, музыка, фотография һәм башка иҗат эшләрен тәкъдим итә алачак.
- Яшьләр үзәгендә уку, укыту, иҗат һәм мәдәни ял итү өчен мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Биредә интерактив мәйданчыклар булдырылды. Вакытлы матбугат белән танышу өчен зона. Анда традицион басмалар гына түгел, аудиокитаплар да бар. Биредә алар интеллектуаль, танып-белү өстәл уеннары: лото, «Морской бой», «Словодел», «Миллионер», шашка һәм шахмат уеннарын уйный алачаклар. Педагоглар, иҗат һәм техник һөнәр вәкилләре, сәнгать мәктәбе укытучылары, рәссамнар, актерлар, музыкантлар, биючеләр һәм җырчылар белән очрашулар да планлаштырыла, - дип уртаклашты проект авторларының берсе Юлия Сидоренко.
“Позитив” яшьләр үзәген булдыру китапханәнең торышын тамырдан үзгәртер дип көтелә. Коворкинг формасыннан файдаланып, Үзәк яшь буынның китапханә белән кызыксынуларын көчәйтәчәк, бу аның дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәчәк һәм анда йөрүчеләр, китап укучылар санын арттырачак.
Оксана Гайсина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа