Бөгелмә журналистлары полициядә кунакта
Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә җирле журналистлар - ТР Журналистлар берлеге Бөгелмә бүлеге рәисе, ТР Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы Владимир Изергин, "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Руслан Җәләев, ТР журналистлар берлеге әгъзалары Кадрия Әгъләмова, Сергей Скибин белән очрашу булып узды. Полиция начальнигы, подполковник Д. Розов кунакларны Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районындагы оператив...
Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә җирле журналистлар - ТР Журналистлар берлеге Бөгелмә бүлеге рәисе, ТР Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы Владимир Изергин, "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Руслан Җәләев, ТР журналистлар берлеге әгъзалары Кадрия Әгъләмова, Сергей Скибин белән очрашу булып узды.
Полиция начальнигы, подполковник Д. Розов кунакларны Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районындагы оператив вәзгыять, җинаятьләрне кисәтү, аеруча шау-шу тудырган авыр җинаятьләрне ачуга бәйле яңалыклар белән таныштырды. Мисал өчен ул әле күптән түгел генә булган хәл - бер ир белән хатын-кызны үтерүгә бәйле вакыйганы ачуга бөтен шәхси составның җәлеп ителүен сөйләде.
Журналистларны илдә "милли гвардия" төзүгә, участковыйлар эшенә кагылышлы сораулар, айныткычларны "кабат торгызу" мәсьәләсе кызыксындырды. Алар җирле матбугатта терәк пунктларның адресларын, хезмәт күрсәтү зоналарын, хокук сакчыларының фотосурәтләрен урнаштырырга тәкъдим иттеләр. Очрашуда шулай ук дәүләт автоинспекциясенең эше, ЮХИДИ хезмәткәрләренең шәһәр-районда юлларның торышын ничек тикшерүе, кайсы җитәкчеләрнең нинди җаваплылыкка тартылуы турында да сүз булды. Кыскасы, яшенә һәм нинди җенестән булуына карамастан, һәрбер шәһәрдәшебезне борчый торган сораулар күтәрелде бу очрашуда. Билгеле, журналистлар полициядә кадрлар туплау, ветераннарга мөнәсәбәт темасын да читтә калдырмадылар.
Полиция начальнигы Дмитрий Розов каләм ияләренең һәрбер соравына тәфсилле җавап бирде. Ул шулай ук югары технологияләр өлкәсендәге, мәсәлән, банк карталарыннан акча урлау кебек җинаятьләр турында да сөйләде. Соңгы вакытларда җинаятьчеләр бу өлкәне бик актив "үзләштерәләр" икән. "Авито" сайтының "Купля-продажа авто" дигән бүлегендә, мәсәлән, мошенниклар гаять "актив эшли". Кулда акча булмауны сылтау итеп, "сатып алган" автомобиль өчен акчаны сатучының банк счётына күчерергә тәкъдим итәләр. "Тулаем" булгач, ышанучан клиентлар каба андый кармакка, ә урлашуның арытаба техник ягын теге шома егетләр бик оста башкарып чыга. Нәтиҗәдә күпләр ярык тагарак янында кала. "Виртуаль дилер"ларны эзләп табу бик авыр. Шуңа күрә дә гражданнар уяу булсын, кем нәрсә сөйләсә, шуңа ышанып бетмәсен иде.
Кунаклар шулай ук эчке эшләр бүлегенең Сугышчан дан музеенда да булдылар. Бөгелмәдә совет милициясенең оешу тарихы, аның барлык җитәкчеләре турындагы документларны да бик кызыксынып карадылар. Журналистлар музей китабына үз фикерләрен язып та калдырдылар. Ветераннар советыннан В. Изергинга җирле автор Илья Шерстнёвның элекке ТР эчке эшләр министры, фронтовик, генерал С.З. Япеевка багышланган "Наш генерал" дигән китабы бүләк ителде.
Мондый очрашулар файдалы да, нәтиҗәле дә, аларны ешрак оештырырга кирәк. Чөнки эшлекле сөйләшүләр, уртак тырышлык җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьләрне булдырмый калуга, кылынганнарын тиз арада ачарга ярдәм итәләр, шулай ук үсеп килүче яшь буында патриотлык хисләре тәрбияләргә булышалар.
Владимир ПАРШИН,
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа