Бөгелмә юлларына янә 100 миллионнан артык акча "җәеп салганнар"
Кайсы ел фасылы булмасын, Бөгелмәдә бер проблема – юллар.
Нинди ел фасылы булмасын, Бөгелмәдә бер проблема – юллар. Кышын чистартмыйлар, язын ямамыйлар, җәен җәймиләр, көзен чистартмыйлар дип, халык зарлана. Бөгелмәлеләрнең “ай-ваен” ишетмиләр түгел, ишетәләр. Тик шәһәрдәге бөтен юлларны тәртипкә китерер өчен бюджеттан бирелгән акча гына җитми.
Икегә бүленгән урам
Есенин урамында яшәүчеләр инде икенче ел рәхәт чигә. Йорт ишегалларында – такыр асфальт. Хәзер бөтен машиналар шул урамнан йөри, чөнки Есенин урамының төп юлы чокыр-чакырлы. Монда асфальт 15 елдан артык салынмаган. Бу районда яшәүчеләр проблеманы хәл итүне сорап, төрле җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп карады. Әлегә җавап юк.
– Без бу районда инде күптән яшәбез. Менә яңа асфальт күрү бәхетенәдә ирештек. Тик йөрәк яна. Таушаталар бит! Ярый инде, җиңел машиналар безнең йорт ишегалдыннан йөри, сүз әйтмибез. Йөк машиналары да керә бит! Аңлыйм, аларның чокырлы юлдан йөриселәре килми! Тик ишегалды алар өчен түгел, – дип, зарын сөйләде Есенин урамында яшәүче Александр Ушаков.
Иксез-чиксез моң-зар
Хәзер бик җиңел. Зарланасы килгән кеше проблеманы фото дәлилләр белән социаль челтәр битләренә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталына яза. Халык зарлана икән, димәк, моңа җирлек бар. Шәһәр җитәкчелеге бөгелмәлеләр сүзенә колак сала. Мәсәлән, 2020 елның сигез ае эчендә генә дә 200дән артык гариза кабул ителгән. Дәүләт хезмәтләре порталындагы мөрәҗәгатьләрнең яртысы “хәл ителгән” статусына күчерелгән, калганнарын якындагы берничә елда ябу планлаштырыла. Юлларны төзекләндерүне сорап, Просвиркин, Кудряшов, Грибоедов, Кутузов, Достоевский, Париж Коммунасы, Ненастин, Киров урамнарында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән.
– Ленин һәм Горький урамнары чатында тирән чокырлар бар, гәрчә янәшәдә әле күптән түгел генә яңа асфальт салынган булса да. Көн саен каршы хәрәкәт юлына чыгып, чокырларны урап узарга туры килә, – дип язган “Халык контроле”нә Александр К.
Финанслауның ике чыганагы
2020 елда районда юлларны һәм тротуарларны реконструкцияләү финанслауның дүрт чыганагы буенча башкарыла. Чокырларны ямау өчен җирле бюджеттан 3 миллион сум акча бирелгән. Асфальт өслеген торгызу республика программасы буенча Бөгелмә тагын 50 миллион сум күләмендә финанслау алган. Бу акчага Сентюков һәм Жуков урамнарында юллар ремонтланган. Шулай ук Тюленин һәм Дмитриев урамнары арасындагы Боровойдагы авария участогы тәртипкә китерелгән. Подстанция микрорайонында, авыл торак пунктларыннан балалар укый торган 8нче мәктәп янында, Матросов урамыннан Бакча урамына кадәр юл тәртипкә китерелде. Быел шулай ук “Лилия” профилакториеннан “Факел” спорт комплексына кадәр юл төзекләндерелә.
– Гафиятуллин урамында, Әлмәткә чыгу юлында, бакча участогында асфальт түшәлде. Санап үтелгән объектларда 13 500 квадрат метрдан артык мәйданда эшләр башкарылды. 2020 елда бу программа буенча Герцен урамын ремонтлау төгәлләнде: люк-коелар норматив хәлгә китерелде, асфальтның өске катламы түшәлде, – дип аңлатты Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.
Финанслауның өченче чыганагы
Республика бюджетыннан юлларны вак таш-ком катнашмасы белән каплау өчен 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Программага Карабаш, Соколка, Петровка, Зеленая Роща һәм Подлесныйдагы объектлар керде. Шәһәрдә Чайковский урамына Кирзавод тыкрыгыннан турыдан-туры чыгу юлы ясалды. Шулай ук Водопроводная, Атласи, Земляницын һәм Хмельницкий урамнарында эшләр тәмамланды.
– Минем әни 20 ел “Поле чудес” районының Һади Атласи урамында яши. 20 ел биредә асфальт юк. Җәяү яисә машинада булсынмы, катакомбалардан йөрибез. Күрше урамнарда да шундый ук хәл. Әйтегез, зинһар, кайчан бу урамнарда асфальт күрү бәхетенә ирешербез икән? – дип зарларын белдерәләр Һади Атласи урамында яшәүчеләр.
Финанслауның дүртенче чыганагы
Районның юл фондыннан бирелгән 19 миллион 300 мең сумны 14 объектны, шул исәптән Горький урамында юл участогын, тикшерү изоляторы янында 2 257 квадрат метрлы юлны ремонтлауга, шулай ук искергән 10 тукталыш павильонын алыштыруга тотылды. Сүз уңаеннан, 11нче мәктәп янында яңа тукталыш булдырылды. Юл фондыннан бүленгән акчаның бер өлеше Гафиятуллин, Калинин, Совет, Герцен һәм Карабашта Кубань урамнарында тротуарларны өлешчә торгызуга тотылачак.
Илүсә Искәндәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа