Бөгелмә юллары турында
Бөгелмә муниципаль районындагы гомуми кулланыштыгы юлларда үткәреләчәк эш программасын төзегәндә гражданнарның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына килеп ирешкән гаризалары, халыкның шәхси кабул итү вакытындагы мөрәҗәгатьләре, шулай ук юлларны тикшерү комиссиясенең карарлары күздә тотылган. Районда бу елда юлларны төзекләндерү максатыннан 4 программа эшләнгән һәм расланган. Планлаштырылган эшләрнең күләме 100372,17 квадрат метр,...
Бөгелмә муниципаль районындагы гомуми кулланыштыгы юлларда үткәреләчәк эш программасын төзегәндә гражданнарның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына килеп ирешкән гаризалары, халыкның шәхси кабул итү вакытындагы мөрәҗәгатьләре, шулай ук юлларны тикшерү комиссиясенең карарлары күздә тотылган. Районда бу елда юлларны төзекләндерү максатыннан 4 программа эшләнгән һәм расланган. Планлаштырылган эшләрнең күләме 100372,17 квадрат метр, моның өчен 102,3 миллион сум акча бүленеп бирелгән.
"Район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия шәһәрдәге юлларны, тротуарларны һәм ишегалды территорияләрен тикшереп чыкты. Шуның нигезендә, тәләп ителгән урыннарда юлларны төзекләндерү өчен, якынча исәп белән, өстәмә 596 миллион сум финанслау таләп ителә", - ди Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа