Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә йортлары фасадларында граффити барлыкка киләчәк

Бөгелмәдәге өч бина стенасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тарихи тематикалы граффити барлыкка киләчәк.

Булачак урам картиналарының беренче контурлары төшерелгән инде. Эшләрне Казаннан килгән рәссамнар башкара.

         Азат Алев, граффити-рәссам (күбрәк Sly Dog тәхәллүсе астында билгеле):

- Без Казаннан фасадларны бизәү өчен команда белән килдек. Этаплар Безнең эштә этаплар бик күп, эскизлар, диварлар әзерләүдән башлап, сурәтләрне турыдан-туры төшерүгә кадәр. Безнең эшләрнең географиясе шактый киң, бөтен Россия буенча эшлибез, чит илләрдә дә эшләр бар.

Граффитины шәһәр халкы һәм кунаклар җылылык челтәре предприятиесе бинасында (Газинур Гафиятуллин урамы, 30), Муса Җәлил урамындагы 29нчы күпфатирлы йортның ян өлешендә, шулай ук хәрби комиссариат территориясендәБөек Ватан сугышы музее каршындагы бинада күрә алачаклар.

Булачак полотноларның эскизлары шәһәрнең баш архитекторы Артем Цокур белән берлектә эшләнгән. Алардафашизмга каршы көрәштә бөгелмәлеләрнең керткән өлеше, Ватан өчен көрәшкән шәһәрлеләрнең батырлыгы һәм даны чагыла. Бу канкойгыч сугышларда катнашкан яки тылда хезмәт куйган бөгелмәлеләрне һәркем хәтерләсен һәм кадерләсен өчен эшләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса