Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә яшьләре “Без булдырабыз!” дип яши

Төзү-техник көллияте студенты Леонид Курбатов -- шундыйларның берсе. Ул -- 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булган укучы. Урта һөнәри уку йортында белем алучы яхшылардан-яхшы саналган егеткә бу бүләкне ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында гыйнвар аенда тапшырдылар. Шул уңайдан без дә егет белән күрешеп сөйләшергә...

Төзү-техник көллияте студенты Леонид Курбатов -- шундыйларның берсе. Ул -- 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булган укучы. Урта һөнәри уку йортында белем алучы яхшылардан-яхшы саналган егеткә бу бүләкне ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында гыйнвар аенда тапшырдылар. Шул уңайдан без дә егет белән күрешеп сөйләшергә булдык.

Бөгелмә төзелеш-техник көллиятенең 4 нче курс естуденты Леонид Курбатов "Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау" белгечлеге буенча укый. Җәмәгать эшләрендә, "WordSkillsRussia" чемпионаты чараларында актив катнаша, техник механика, инженерлык графикасы, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү буенча региональ, республика, илкүләм ярышларда катнашып, призлы урыннарга лаек булган; фәнни-тикшеренү эше белән дә шөгыльләнә. Төрле бәйгеләрдә катнашып алган Мактау грамоталары да шактый. Мәсәлән, 2015 елда автомобиль слесаре компетенциясендә шәһәр күләмендә уздырылган "Минем һөнәрем - минем карьерам" һөнәри конкурсында беренче урынга лаек булган. 2016 елда "Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау" һөнәри республика олимпиадасында "Һөнәри бирем" номинациясендә җиңә, ә "Практик бирем"дә икенче урынны ала.

Укытучылары әлеге студентны мактап туя алмый.

-- Леонид бик тырыш укучы, беренче курстан бирле бары "бишле" билгеләренә генә укый. Аның белән без чын күңелдән горурланабыз, -- ди җитештерү укуы буенча мастер Татьяна Максимова.

Леонид Курбатов күпбалалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән, биш бала арасында бердәнбер ир-егет. Киләчәккә планнары да зурдан.

-- "WordSkillsRussia" чемпионатында һәр укучының үзен төрле һөнәр өлкәләрендә, шул исәптән киләчәк һөнәрләрендә сынап карау, һөнәр осталары кул астында эшләү, шулай ук һөнәрне тирәнтен үзләштерү һәм хәтта һөнәргә ия булу мөмкинлеге бар. Бу миңа тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Киләчәктә үз һөнәрем буенча укуын дәвам итәргә, югары белем алырга җыенам. Мәскәүгә китәргә ниятлим. Хәзер диплом эшенә кереп чумдым, -- ди ул.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса