Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә Яңа елга әзерләнә

Шәһәр узган елларга караганда да матуррак булачак диләр Яңа ел сюрпризлары көтә бөгелмәләрне, бу зур сер итеп саклана, ләкин бүгеннән инде моның өчен ныклы әзерлек эшләре бара.

Марина КОЛЕСНИКОВА.
Руслан Җәләев фотосы.
Үзәк мәйданда күптәннән килгән күркәм традиция буенча иң биек чыршы куелачак. Элеккечә биредә таучыклар, лабиринтлар булачак, шулай ук кар һәм боздан ясалган сыннар урнаштырылачак. Моңа шәһәр халкы күптән күнекте инде. Боларга өстәп, тагын ике шугалак ясалачак, анда тимераякларны прокатка алырга мөмкин булыр дип көтелә. Ясалма кар ясау өчен махсус пушкалар сатып алынган, бу исә, үз чиратында, рәссамнар эшен күпкә җиңеләйтәчәк. Мәйданны Яңа елга әзерләү эшенә барлык предприятиеләр дә җәлеп ителде.
Баш архитектор Марсель Каюмов әйтүенчә, шәһәрдә Яңа ел мәйданчыклары саны элеккечә дүртәү булачак. Ә төп чыршыны ачу 20 декабрьгә билгеләнгән.
Баш архитектор шәһәрдәшләргә мөрә-җәгать итеп, кардан-боздан эшләнгән конструкцияләргә сакчыл карашта булуларын үтенде.
Декабрь уртасына Үзәк мәйдан гына түгел, бөтен шәһәр төрле-төрле утлардан балкып торачак. 1 декабрьдә үк инде Бөгелмәдә шәһәрне Яңа елга бизәү өчен конкурс игълан ителде. Анда предприятиеләр, бизнес оешмалары, үз өлешен кертергә теләүче һәр кеше катнаша ала. Бу бәйге анда катнашучыларга үз кунакчыллыгын күрсәтергә мөмкинлекләр ача.
Шәһәр-район җитәкчелеге үзәк урамнардагы юлларны матур итеп яктыртуга да игътибар бирә. Яңа иллюминацияләр һәркемнең күңеленә хуш килергә тиеш.
"Яңа иллюминацияләр сатып алынды, Гафиятуллин, Тухачевский, Ленин, Совет, Җәлил урамнары быел яңача балкыячак. 16 декабрьгә без бәйрәмчә бизәү эшләрен төгәлләргә тиеш. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәребез башка елларга караганда да ямьлерәк булырга тиеш дигән бурыч куйды", - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Белодуров.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда Бөгелмә Чыршы мәйданнарын бизәү буенча республика конкурсында җиңеп чыккан иде. Бәйге ТР Иҗтимагый палата инициативасы белән муниципаль берәмлекләр һәм шәһәрләр арасында беренче тапкыр оештырылды. Өченче урынны яулаган өчен - 250 000, икенче урынга - 500 000, беренче урын өчен 1 миллион сум акча бирелде. Бөгелмә "Районнарда, шәһәр округларында һәм республикакүләм әһәмияткә ия булган шәһәрләрдә үзәк Чыршыны иң яхшы бизәү" номинациясендә өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса