Бөгелмә урманчылыгы яңа техника алачак
Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә яңа урман культуралары техникасына сертификатлар тапшырды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, тантана республиканың Биектау районы Биектау авылында узды. Чарада «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча 22 берәмлек техника сатып алынды, диелде. Болар – агач утырту агрегатлары, тырмалау һәм юлара культиваторлар, каток чәчкечләре һәм тоташ эшкәртү өчен культиваторлар. Яңа техника алачак ведомство буйсынуындагы учреждениеләр арасында «Бөгелмә урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе дә бар иде.
- Безгә агач утырту агрегатына һәм тоташ эшкәртү өчен культиваторга сертификатлар тапшырылды. Алар безгә бик кирәк һәм район җирләрен актив яшелләндерүгә ярдәм итәчәк, - дип хәбәр итте учреждение җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова.
Вячеслав Дементьев
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа