Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә урамнарын кардан чистарту дәвам итә

Белгәнебезчә, шәһәрдәге автомобиль юлларын тәртиптә тоту эше "Дорремстрой" җәмгыятенә (директоры - Ильяс Бакиров) йөкләнгән. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел юллардагы карны эттереп китү белән генә чикләнмичә, аны шәһәрдән читкә чыгару бурычы куелган иде. Һәм менә, Ильяс Бакировның әйтүенә караганда, яңа елның беренче ун көнендә шәһәрдән 3 000 тоннага якын кар...

Ишегалларындагы юлларны кардан чистарту бурычы идарәче компанияләргә йөкләнгән. Ни кызганыч, 12 гыйнвар - елның беренче рәсми эш көнендә күп кенә автомобиль йөртүчеләр иртә белән ишегалларыннан чыга алмадылар. Моңа күпләп яуган кар көртләре комачаулады. Шуңа күрә идарәче компанияләр адресына яхшы мөгамәлә булгандыр дип әйтеп булмый. Аннан соң, шәһәрдә җәяүлеләр йөри торган сукмакларны кардан арындыру эшен дә канәгатьләнерлек дип әйтүчеләр табылмады. Җаваплы затлар әлеге мәсьәләләргә аерата игътибар бирерләр дип ышанасы килә.

Вакытлы эш вакытында яхшы дигәндәй, шәһәр юлларын, җәяүлеләр сукмакларын, ишегалларын җыештыруга алынган оешмалар үз эшләрен тиешле сәгатендә башкарыр, шуның белән халыкка уңайлык тудырыр дип ышанасы килә.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Рәсемдә: шәһәр юлларын кардан чистартучы "Дорремстрой" җәмгыяте хезмәткәрләре - "КАМАЗ" шоферы Миңнеяр Улкаев һәм кар төяүче "КО-206-А" агрегатын йөртүче Равил Нәҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса