Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә урамнары буенча "Үлемсез полк" үтте (ФОТОЛАР)

Бүген Бөгелмәдә "Үлемсез полк" 15 сәгатьтә Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасы яныннан кузгалды. Алар шәһәрнең үзәк урамнары аша: Газинур Гафиятуллин урамы буенча төшеп, Муса Җәлил урамы буенча Мәңгелек дан мемориалына юнәлде. Биредә барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды....

Бүген Бөгелмәдә "Үлемсез полк" 15 сәгатьтә Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасы яныннан кузгалды. Алар шәһәрнең үзәк урамнары аша: Газинур Гафиятуллин урамы буенча төшеп, Муса Җәлил урамы буенча Мәңгелек дан мемориалына юнәлде. Биредә барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә, Бөек Җиңү көне уңаеннан, "Үлемсез полк" Россиякүләм акциясе уздырыла. Аңа меңләгән бөгелмәлеләр дә бик теләп кушыла.

9 Май көнне уза торган әлеге акциядә Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татыган, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалары, оныклары, оныкчыклары катнаша. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге "Үлемсез полк"ка кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса