Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә укытучыларны зурлады!

Укытучыларыбыз - шәһәр горурлыгы. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә район һәм шәһәр мәктәпләрендә укучыларның шәһәр, Республика, Россия һәм дөнья күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә, олимпиадаларда бик еш мактаулы урыннар алып килүләре беркемгә дә яңалык түгел. Август аенда шәһәребездә узган республикакүләм укуытучылар конференциясе дә моңа яхшы мисал. Татарстанда иң яхшы белемле укытучылар безнең Бөгелмә...

2 октябрь көнне Техника йорты Укытучылар бәйрәме уңаеннан гөрләп торды. Биредә, аларны тәбрикләү йөзеннән, зур концерт оештырылган иде. Мөгаллимнәргә котлау сүзләрен җирле хакимият җитәкчеләре, укучылар, студентлар, мәктәпне күптән тәмамлаучылар җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наилә Кәримова укытучыларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән котлады. "Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районының мәгариф системасы яулаган югары үрләр - хезмәт сөючәнлек, югары профессионализм һәм сезнең һәрберегезнең сайлаган һөнәрегезгә бөтен җаныгыз-тәнегез белән тугрылыгы нәтиҗәсе" - дип билгеләп үтте ул. Аннан соң укытучыларга ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, җирле муниципалитет исеменнән Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре тапшырды.

Тәбрикләү сүзләрен педагоглар Укытучы бәйрәме алдыннан ук кабул итә башлаган. Моны бәйрәм концертына килүче һәр укытучы дәлилләде: аларга укучылары иртә таңнан чәчәк букетлары алып килгән, коллегалары җылы сүзләр җиткергән, кичәге көн укучылары открыткалар, телеграммалар җибәргән. 14 нче татар гимназиясенең татар теле укытучысы Гөлназ Сөнгатуллина: "Укытучылар бәйрәме -- без педагоглар өчен ул зур бәйрәм. Аны иң беренче чиратта коллективыбыз белән билгеләп үтәбез. Иртән эшкә килү белән безне өлкән сыйныф укучылары котлый, кулдан ясаган бүләкләр тапшыра,
5 октябрь һөнәри бәйрәм көнне алар хәтта безнең өчен дәресләрне дә алып бара. Бу зур бүләк! Бу көнне мин үземнең беренче укытучыларымны да искә алам. Быел аларга котлавымны газета аша җибәрергә булдым. Ә мине үз укучыларым инде иртә таңнан котлый башлады. Тәбрикләүләрне алар интернет һәм смс аша телефонга җибәрә", -- ди горурланып.

Педагоглар алар кешелеккә киләчәк буын тәрбияләүчеләр булып тора. Нәкъ алар тырышлыгы белән дөнья талантлы кешеләргә, белемле фән эшлеклеләренә, зур шәхесләргә байый. Тормыш юлына аяк бастыручы олуг мөгаллимнәргә һәр кеше рәхмәтле. Аларның хезмәте бәһасез. Без дә педагогларга иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, түземлек, һәм иң мөһиме, талантлы укучылар насыйп булуын теләп калабыз. Бәйрәмегез белән, хөрмәтле укытучылар!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса