Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак

17 апрельдә Татарстанда "Ата-аналар белән Бердәм Республика имтиханын тапшыру көне" республика акциясе үтәчәк. Мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак. Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, имтиханны өч төркемдә бирергә була: татар милләтеннән булмаучылар, татар телен яхшы белмәүчеләр һәм телне камил белүчеләр өчен. Оештыручылар фикеренчә, әлеге акциядә катнашып,...

17 апрельдә Татарстанда "Ата-аналар белән Бердәм Республика имтиханын тапшыру көне" республика акциясе үтәчәк. Мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак.

Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, имтиханны өч төркемдә бирергә була: татар милләтеннән булмаучылар, татар телен яхшы белмәүчеләр һәм телне камил белүчеләр өчен.

Оештыручылар фикеренчә, әлеге акциядә катнашып, әти-әниләр бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат алачак.

Әлеге акция Бөгелмәдә Һ.Атласи исемендәге 14нче татр гимназиясендә, 10.00 сәгатьтә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса