Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә участок вәкаләтле вәкиле Алексей Иванов өчен тавыш бирәбез!

11 сентябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының VII Бөтенроссия конкурсы - "Халык участковые - 2017" старт алды. Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, полиция участок вәкилләре эшчәнлеге турында уңай җәмәгать фикере булдыру, хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгы "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе үткәрә. Конкурс өч этапта үтә. Конкурсның беренче һәм...

11 сентябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының VII Бөтенроссия конкурсы - "Халык участковые - 2017" старт алды.

Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, полиция участок вәкилләре эшчәнлеге турында уңай җәмәгать фикере булдыру, хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгы "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе үткәрә. Конкурс өч этапта үтә. Конкурсның беренче һәм икенче турлары регионнар арасында оештырыла.

Аның беренче турында (11 - 20 сентябрь) Татарстанның шәһәр һәм районнарында хезмәт итүче иң яхшы полиция участок инспекторлары катнаша. Ә инде 7 - 16 октябрьдә, бәйгенең икенче этабында, татарстанлылар республика буенча иң яхшы участковый өчен тавыш бирәчәк. Шуннан соң регионнарда җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында бастырыла. Илебезнең һәр гражданы әлеге исемлектәге участковыйлар турында материалларны өйрәнеп, үзе иң яхшы дип тапканы өчен тавыш бирә алачак.

Конкурсның йомгаклау этабы федераль дәрәҗәдә 1 - 10 ноябрьдә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы төстә Россия полиция хезмәткәрләре көнен билгеләп узганда оештырылачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеген бәйгедә полиция капитаны, участок вәкаләтле вәкиле Алексей Николаевич Иванов яклаячак.

Алексей Николаевичка - 35 яшь. Өйләнгән, ике баласы бар. Белеме - югары.

Эчке эшләр органнарында 2005 елдан бирле эшли. Участок вәкаләтле вәкиле вазифасында - 2013 елдан. Хезмәте дәверендә 19 тапкыр бүләкләнгән, шуларның 5се - ТР Эчке эшләр министрлыгыннан. Алексей Николаевич 29 нчы номерлы административ участокта хезмәт күрсәтә. Аңа авыл торак пунктлары керә.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр!

Без сездән Бөгелмә участок вәкаләтле вәкиле Алексей Николаевич Ивановка үзегезнең тавышыгыз белән булышуыгызны сорыйбыз. Тавыш бирү 11 - 20 сентябрь көннәрендә узачак!

Тавыш бирү тәртибе.

Тавыш бирү бәйгенең беренче һәм икенче этабында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында үтә (16.мвд.рф).

Тавыш бирү өчен күрсәтелгән сайтка керегез. Шулай ук эзләгәндә "Сайт МВД по РТ" сүзтезмәсен җыя аласыз.

"Мультимедиа" бүлегендә 2017 елның 11 сентябрендә куелган "Россия Эчке эшләр министрлыгының VII Бөтенроссия конкурсы - "Халык участковые - 2017" старт алды" ("Стартовал VII Всероссийский конкурс МВД России «Народный участковый-2017") статьясын табарсыз.

Әлеге материалга кергәч, сез "Халык участковые" "«Народный участковый») график баннерын күрерсез. Банерга басыгыз, сезнең каршыгызга бәйгедә катнашучыларның сурәтләре чыгар, алар арасында Алексей Ивановның да фотосы бар.

Курсорны фотографиягә китерегез һәм фото уртасындагы "Тавыш бирегез" ("Проголосовать") кнопкасына басыгыз. Тәкъдим ителгән социаль челтәрләрнең ("Одноклассники", "ВКонтакте" или "Фейсбук") берсенә керегез. "Тавыш бирегез" ("Проголосовать") кнопкасына басыгыз.

Шуның белән тавыш бирү тәмам.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса