Бөгелмә төзүчеләре тырышлыгы – балкып торган авыл-калалар
Төзүче һөнәре - җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны реконструкцияли,...
Төзүче һөнәре - җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны реконструкцияли, урам, ишегаллары, паркларны төзекләндерә.
Бүген һәммәбезнең күз алдында: төзелеш нык күтәрелештә булып, төзүче һөнәренә әһәмият, ихтыяҗ арта бара. Әгәр кирәклеге, мактаулы булуы ягыннан һөнәрләр исемлеге төзелсә, төзүчеләр, һичшиксез, югары урыннарның берсендә урнашыр иде. Чирек гасырга якын төзелеш тармагында эш алып баручы "Вектор" җәмгыяте директоры, Республиканың атказанган төзүчесе Виктор Шленковны да беренчеләр рәтенә кертеп була. Төзүчеләр көне уңаеннан без аның белән күрешеп әңгәмә дә кордык.
- Виктор Валентинович, "Вектор" җәмгыяте оешуга быел 24 ел булган. Шушы дәвер эчендә, икътисадый кризисларга карамастан, сез һаман сафта. Моңа ничегрәк ирештегез?
- Икътисадый кризис кесәгә яхшы суга инде ул, аларның тәмамланганы да юк... Соңгысы безнең өчен аеруча авыр булды. Ярый әле, компаньоныбыз "НПО НТЭС" җәмгыяте безне терәксез калдырмады. Яңа проектлар биреп, сазлыктан тартып чыгарды. Әлеге җәмгыять өчен ...урамында яңа бина төзибез. Кризис булуга карамастан, эшсез тормадык, тормышның үзе кебек төзелешләрнең туктап торганы юк.
- Нинди юнәлешләрдә, кайларда эш алып барасыз, нәрсәләр төзисез?
- Эшебез берничә юнәлештә алып барыла. Мәсәлән, социаль объектлар да торгызабыз. Күптән түгел күрше Лениногорск районында модульле һәм мобиль бина булган зур теннис спорт комплексы "Теннис-холл", Норлатта бассейн төзедек. "ТНГ-Универсал" җәмгыятенә ангар бүләк иттек. Моннан тыш, Азнакай, Әлмәт җирлекләрендә "Татнефть", "Булгарнефть", "Баулынефть", "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе, "Росатом" оешмалары белән эшлибез. Эшнең сыйфаты, һәрвакыттагыча, мөһим таләп булып кала. Шул очракта гына төзүчеләрнең чын осталыгы һәрчак югары бәяләнәчәк бит. Без 2009 елдан бирле "ASTRON" инженер-техник компаниясе белән кулдашлык эше алып барабыз һәм аларның рәсми партнеры булып торабыз. Үзебезнең җитештерү базасы бар. Анда вагон-йортлар, төрле билгеләнештәге модульле конструкцияләр ясыйбыз.
- "Вектор" җәмгыятенең киләчәге бар инде алайса?
- Киләчәге бар, монысы - шикая. 2018 елда без 25 еллык юбилеебызны билгеләп үтәчәкбез. Бүгенге көндә оешмабызда 65 кеше эшли. Бу: төзүчеләр, монтажчылар, эретеп-ябыштыручылар, электр-монтажчылар һ.б. Күбесенчә - яшьләр. Шулай булгач, киләчәкккә өмет белән карыйбыз инде. 30 пенсионерыбыз бар. Аларны кадер-хөрмәттән калдырган юк.
- Белүемчә, сез хәйрия акцияләрендә дә катнашасыз, иганәчелек белән дә шөгыльләнәсез...
- Кыенсынып булса да "әйе" дияргә туры килә инде, бу турыда сөйләп йөрергә яратмыйм. Мин үзем 6 нчы мәктәпне тәмамлаган кеше. Аннан ярдәм сорап шылтыратсалар, гел ачык йөз күрсәтергә тырышам. Гомумән, мин үзем дә лаеклы ялга чыгу яшенә якынлашып киләм. Ә бу вакытта үткәннәргә әйләнеп карыйсың. Эшләгән эшләреңә нәтиҗә ясыйсың. Кешеләрнең уңай сыйфатларын күреп сокланасың, кимчелекләрен кичерәсең. Лаеклы ялга чыккач, иганәчелек эшен якынрак күрә башлармын, күрәмсең. Бүгенге көндә "НПО НТЭС" җәмгыяте директоры Виктор Иванович Чудин белән бергәлектә, Бөгелмәдә чиркәү алды мәктәбен ремонтлыйбыз. Уңыш актив эштәгәндә, янәшәңдә булган кешеләр синең максатларыңны, ниятеңне уртаклашса гына килә ул. Тормышны яратырга, ачык күңелле кеше булырга кирәк.
- Теләкләрегез зурдан икән, Виктор Валентинович. Сезне якынлашып килүче Төзүчеләр көне белән тәбриклим, коллективыгызга уңышлар телим.
- Рәхмәт. Тирә-яктагы барлык коллегаларымны, коллективымны бәйрәм белән котлыйм. Төзүче булу җиңел эш түгел. Катлаулы һөнәр сайлаучылар ихтирамга, рәхмәт сүзләренә лаек. Төзүчеләр фронтындагы эш киләчәк белән бәйле, чөнки бу тармак бар илнең сәнәгать секторында иң әһәмиятле урынны алып тора бит. Барыбызга да уңышлар юлдаш булсын!
Әңгәмәдәш - Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа