Кичә Азнакай шәһәренең 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне юлларда имин йөрергә өйрәтүдә һәм балалар катнашында булган юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалауда инновацион технологияләр куллану буенча зональ семинар-практикум үтте. Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгышының 6 шәһәреннән: Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Әлмәт, Сарманнан киләгән тәрбиячеләр катнашты. Алар юл-йөрү кагыйдәләрен йөрәтүдә кулланырга...
Кичә Азнакай шәһәренең 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне юлларда имин йөрергә өйрәтүдә һәм балалар катнашында булган юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалауда инновацион технологияләр куллану буенча зональ семинар-практикум үтте.
Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгышының 6 шәһәреннән: Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Әлмәт, Сарманнан киләгән тәрбиячеләр катнашты. Алар юл-йөрү кагыйдәләрен йөрәтүдә кулланырга мөмкин булган форма һәм алымнар турында сөйләделәр. Семинарда үз эшләрен Бөгелмәнең 17 нче, 27 нче һәм 35 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре дә тәкъдим итте.