Бөгелмә мэры Линар Закиров шәһәрнең кайбер урамнарында юлларны тикшереп чыкты. Кар явып киткәннән соң безнең катлаулы климат шартларында асфальт юллар шактый зыян күрде.
Бөгелмәлеләр – Татарстанда Дәүләт электрон хезмәтләренең “Халык контроле” бүлеген иң актив кулланучыларның берсе. Шикаятьләрне даими рәвештә калдыралар, шәһәр мэрының кабул итү бүлегенә дә еш язалар. Шәһәрдәшләрнең мөрәҗәгатьләренә анализ ясап, Линар Закиров юлчылар белән бергә, юлларның торышын тикшереп чыкты.
– Без үзебез өчен соңгы биш ел дәвамында ремонтланган кайбер урамнарны билгеләдек, анда инде аерым урыннарда өслекләрдә дефектлар бар. Барлык җитешсезлекләр дә төзәтеләчәк, подрядчы оешмалар үзләренең гарантия йөкләмәләрен үтәячәк. Бүгенге көндә юлларның бер өлеше тиз арада ремонт таләп итә, кайбер юллар 2020 ел планына эләкмәде, шуңа да планга төзәтмәләр кертеләчәк. Алдагы 2-3 атна эчендә без юл картасын төзиячәкбез, финанслау дәрәҗәсен кабат анализлап, юлларга агымдагы ремонт ясау планына таянып эш итәчәкбез, диде Линар Закиров.
Тикшерү барышында Бөгелмә районы башлыгы булачак Геофизиклар бакчасы территориясен карап чыкты. Яңа скверны “ТНГ-Групп” компаниясе Ворошилов урамындагы сүтелгән йортлар һәм парковка мәйданчыгы урынында оештырырга планлаштыра. Линар Закиров предприятие инициативасын тулысынча хуплады. Моннан тыш, компания “Безнең ишегалды” республика бишьеллык программасын тормышка ашыруга кушылырга, предприятиенең төп бинасы һәм күршедәге күпфатирлы йортлар тирәсендәге территорияне төзекләндерү өлешендә эшләрне финанслау бурычын үз өстенә алырга әзер.
– Бүгенге көндә ТНГ-Групп – ул, беренче чиратта, социаль җаваплы компания. Без, республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, субсидиар җаваплылык турында килештек. Нәкъ менә әлеге ишегаллары бөтен шәһәр өчен үрнәк булыр дип өметләнәм, – дип нәтиҗә ясады мэр.