Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә террорчылыкка каршы ничек көрәшә?

"Табыш" кибетенә бомба алып кергәннәр, ә "Мадагаскар" кинотеатры шартлатылган. Болар, әлбәттә, чынбарлык түгел, ә террорчылакка каршы алып барыла торган эш нәтиҗәләре. Узган елны ТР Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре уздырган тикшерү, ул-бу хәл була калса, бөгелмәлеләрнең зур өлешенең барничек тә якланмаган икәнлеген ачыклаган. Бу хакта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе...

"Табыш" кибетенә бомба алып кергәннәр, ә "Мадагаскар" кинотеатры шартлатылган. Болар, әлбәттә, чынбарлык түгел, ә террорчылакка каршы алып барыла торган эш нәтиҗәләре. Узган елны ТР Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре уздырган тикшерү, ул-бу хәл була калса, бөгелмәлеләрнең зур өлешенең барничек тә якланмаган икәнлеген ачыклаган. Бу хакта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр.

Киңәшмә 3 апрель көнне Санкт-Петербург метросында булган шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Илебезне тетрәндергән хәбәр - бу өлкәдә саклау режимын ныгытырга кирәклеге турында ишарә дә. Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең утырышы нәкъ шуңа юнәлтелгән иде. Сүз террорчылык актларына каршы тору өчен транспорт узелын, сак системасында саклау режимын ныгыту һәм халык күпләп була торган урыннарда уяулыкны арттыру кирәклеге хакында барды. "Мәдәният, белем бирү учреждениеләрендә, пропуск белән генә кертә торган биналарда эшләрне ныгытырга кирәк. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, аларга зур сумкалар белән дә кереп булуы ачыкланды", - дип белдерде Бөгелмә районы полиция бүлеге начальнигы урынбасары Денис Никитин.

Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә террорчылыкка каршы эшнең сыйфатын яхшыртырга кушты.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса