Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә тегү фабрикасы күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләре тегә башлады.

Бөгелмә тегү фабрикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары кысаларында, марля һәм бязь тукымадан күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләрен тегә башладылар.

Гадәти битлекне 2-3 сәгать кулланырга мөмкин, күп тапкыр кулланыла торганны шулай ук, әмма аларны мөстәкыйль рәвештә дезинфекцияләргә кирәк. Масканы җылы суда сабын кулланып юарга, киптерергә һәм югары температурада үтүкләргә кирәк.

Бүген, фабрикада төп заказчылар арасында - медицина учреждениеләре, мәктәпләр, институтлар, техникумнар һәм шәһәрнең кайбер предприятиеләре.

Битлекләр белән ваклап сату фабрика территориясендәге товарлар складында гамәлгә ашырыла. Адрес: Николай Гоголь ур., 23.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса