Бөгелмә сулыгын төзекләндерү проектын халык төзи
Бөгелмәдә "Ярослав Гашек урамында урнашкан үзәк сулыкның бүгенгесе һәм киләчәге" темасына багышланган проектны тикшерү семинары булып узды. Киңәшмәдә җирле хакимият җитәкчеләре, эшмәкәрләр, төрле һөнәр ияләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм теләгән бөгелмәлеләр катнашты. Семинарны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин ачып җибәрде. Ул быел Татарстан Республикасының экология елы уңаеннан...
Бөгелмәдә "Ярослав Гашек урамында урнашкан үзәк сулыкның бүгенгесе һәм киләчәге" темасына багышланган проектны тикшерү семинары булып узды. Киңәшмәдә җирле хакимият җитәкчеләре, эшмәкәрләр, төрле һөнәр ияләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм теләгән бөгелмәлеләр катнашты.
Семинарны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин ачып җибәрде. Ул быел Татарстан Республикасының экология елы уңаеннан эш итәчәген әйтте һәм сулыклар янын төзекләндерү эшенең дәвам итүе турында ассызыклады. Шул уңайдан Бөгелмәдә инде яздан ук төзүчеләр, җиң сызганып, сулыкны төзекләндерү эшенә керешәчәк.
Семинарда сүз үзәк сулыкта эшләнгән эшләр, 2017 елда башкарылачак төзекләндерү планы турында барды. Республикада иҗтимагый мәйданнарны үстерү программасы җитәкчесе Дмитрий Смирнов сүзләренә караганда, алар карамагында эш итүче архитекторлар десанты халык фикерен күз алдында тотып эш итә.
-- Планнарыбыз зурдан. Узган елда эшләнеп бетмәгән эшләрне быел тормышка ашырачакбыз. Шуңа да уртак фикергә килер өчен төрле яшьтәге бөгелмәлеләр белән аралашырга булдык. Бүген проект турында, уртага салып сүз алып барачакбыз, -- диде ул.
Халык белән бергә эш итү яхшы гамәл булып тора. Чөнки килешү-сөйләшү нигезендә кимчелекләрне урында ук юк итеп булачак. Былтыр сулык янындагы яңа үзгәрешләрдән зарланучылар да табылган. Мәсәлән, бөгелмәлеләрне ак сирин агачының киселүе ачындырган, ата-аналарны балалар мәйданчыгында сулык белән мәйданчык арасында куелган киртә-койманың ныклы булмавы борчыган, ә балыкчылар үзләре өчен махсус урын булмауны әйткән һәм аны ясау турында сораган.
Проектны карап утырган студентлар Айдан Вәлиәхмәтов белән Марианна Йосыпова:
-- Без дә проектка үз теләгебезне кертергә булдык, анкета тутырып утырабыз. Үзара килештек тә, үзәк универмаг белән почта арасында күпер булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Бәлки, безнең теләкне тормышка ашыра алырлар. Аннан соң чүп савытлары зуррак, фонтаннар күбрәк булсын дигән теләктә калабыз, -- диләр.
Семинарда катнашучыларга проект архитекторы Рүзәл Фәрхуллин сулык эскизын тәкъдим итте. Инде җәй көне сулык янында пирс, ягъни су эченә кереп басып торырдай махсус күперчек, нольле чакрым баганасы барлыкка киләчәк.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа