Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә сөте – Бөгелмәнеке

Җәй башында Бөгелмәдә җитештерелә торган "Просто молоко" сөт продукциясе сатудан югалды. Күпләр Бөгелмәнең сөт комбинаты ябылган икән дип тә сөйләде. Бу хәбәр имеш-мимеш булып чыкты. Сөт комбинаты, чыннан да, июнь аенда беразга эшен туктатып торган. Бу "Просто молоко" компаниясенең Бөгелмә заводы белән булган аренда килешүе тәмамлануга бәйле була. Хәзерге вакытта...

Җәй башында Бөгелмәдә җитештерелә торган "Просто молоко" сөт продукциясе сатудан югалды. Күпләр Бөгелмәнең сөт комбинаты ябылган икән дип тә сөйләде. Бу хәбәр имеш-мимеш булып чыкты. Сөт комбинаты, чыннан да, июнь аенда беразга эшен туктатып торган. Бу "Просто молоко" компаниясенең Бөгелмә заводы белән булган аренда килешүе тәмамлануга бәйле була. Хәзерге вакытта завод шәхси кулда һәм бар көчкә эшли. Аннан "Бөгелмә сөт комбинаты" маркасы белән исемләнгән сөт продукциясе чыгарыла. Коллектив та кыскартылмаган, 165 кеше үз эш урынын саклап кала алган.

- Бүгенге көндә без көненә 60-70 тонна сөт кабул итәбез. Аларны җирле фермерлардан гына түгел, читтән: Актаныш, Яңа Чишмә районнарыннан, күрше Самара өлкәсеннән һәм Башкортстаннан сатып алабыз. Яңа маркалы 30 дан артык төрдәге сөт продукциясе сатуга чыгарылды инде. Озакламый федераль сату челтәрләренә дә юл ачарбыз дип өметләнәбез. Бөгелмә сөтен Самара, Тольятти, Казан шәһәрләрендә табып була, - ди "Бөгелмә сөт комбинаты" директоры Илһам Минһаҗев.

Сөт продукциясе целлофан пакетларда гына түгел, ә пластик шешәләрдә һәм катыргыдан ясалган савытларда булачак. Соңгылары кефир һәм ряженкага кагыла. Моннан тыш яңа "Наринэ" дип исемләнгән һәм ацедофиллы әче сөт продукцияләре чыгарылачак.

- "Наринэ" диелгән эчемлектә кулланыла торган сөт бактерияләре бүгенге көндә аптекада сатыла. Без аны зур масштабта кулланырга булдык һәм сөт бактерияләренә заказ бирдек. Сәламәтлеккә файдалы булган продукция озакламый сатуга чыгар дип көтәбез, - ди "Бөгелмә сөт комбинаты" директорының җитештерү эше буенча урынбасары Эльмира Гайнетдинова.

Сыйфатлы продукция әзерләү "Бөгелмә сөт комбинаты" өчен максат булып тора. 1935 елда ачылган заводның үз традицияләре бар. Биредә эшләүчеләрнең династияләре дә барлыкка килгән. Шуңа күрә завод рецептлары атадан-улга, кулдан-кулга күчә дисәк, ялгышмабыз.

- Продукция әзерләү рецептларын саклап калачакбыз. Бездәге сөт - чын сөт, чөнки нанотехнологияләр, май алыштыргычлар һәм башка кушылмалар кулланмыйбыз. Сатуга чыгарылган сөт продукциясенең бәясен дә түбәнәйтә алдык. Бу сезонлы эш. Сөтне арзан бәягә сатып алу белән бәйле, - ди Илһам Минһаҗев.

Бирегә яңа җиһазлар да алып куярга планлаштыралар. Озакламый заводта эремчек суын киптерә торган җайланма урнаштырачаклар. Элек әлеге заводның продукциясе Мәскәүдә уза торган дегустацияләү күргәзмәләрендә беренче урыннарны алып бара, аның ассортименты башкалада һәм кунаклар арасында зур кызыксыну уята торган иде. Киләчәктә дә бу традицияне дәвам иттерерләр дигән өмет бар. Ялган түгел, ә чын продукция җитештерә торган комбинат үз исемен аклар, мөгаен. Биредә "Сыйфатлы азык кына әзерләяәчкбез", - дип сүз бирәләр. Ә халыкны алдап булмый. Сыйфатсыз товарга ихтыяҗ булмаса, ул үзеннән-үзе кибет киштәләреннән юкка чыгачак бит. "Бөгелмә сөт комбинатына" ак сөттәй ак юллар телибез. Уңышлар сезгә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса