Бөгелмә сөт комбинатында - яңа җитәкче
28 сентябрь көнне Бөгелмә сөт комбинатында җылы очрашу булып узды. Әлеге комбинатны яңа директор җитәкли, озак еллардан соң комбинатка кабат Илһам Минһаҗев кайтты. Очрашу Бөгелмә сөт комбинаты продукциясен сатучылар белән оештырылган иде. Ике дистәдән артык эшмәкәр өчен иң элек комбинатта экскурсия уздырдылар, аннары танышу түгәрәк өстәл артында барды. Бүгенге көндә...
28 сентябрь көнне Бөгелмә сөт комбинатында җылы очрашу булып узды. Әлеге комбинатны яңа директор җитәкли, озак еллардан соң комбинатка кабат Илһам Минһаҗев кайтты. Очрашу Бөгелмә сөт комбинаты продукциясен сатучылар белән оештырылган иде. Ике дистәдән артык эшмәкәр өчен иң элек комбинатта экскурсия уздырдылар, аннары танышу түгәрәк өстәл артында барды.
Бүгенге көндә комбинат җиткәчесен җирле сөт продукциясенең аз булуы борчый. Шуңа күрә Бөгелмәгә сөтнең күп өлешен Актаныш районыннан китерәләр икән.
- Бу гамәл исә сөт ризыгының кыйммәтләнүенә китерә. Сөтне читтән алып кайту өчен 5 машинага заказ бирдек. Шушы көннәрдә районыбызга сөт ташучы машиналар кайтарачакбыз. Киләчәктә комбинатта җитештерелгән товарның күләмен киметмәү өстендә шактый эшләргә туры киләчәк әле, - ди яңа җитәкче.
Җирле эшмәкәрләр белән сөйләшү-күрешү вакытында комбинат җитештергән ризыкларны: йогурт, кефир, катык, сөт, май, сырларны тәмләп карау да (дегустация) уздырылды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа