Бөгелмә сөт комбинатыда кунакта
Шушы көннәрдә 1нче мәктәп укучылары анда май, сөт, эремчек, сыр әзерләү технологияләре белән танышты.
Татарстанда эшче кулларны арттыру максатыннан торып эш итәләр. Республика бүгенге көндә “WorldSkills Competition” бәйгесендә алдынгылар рәтендә бара. Шунлыктан “WorldSkills Competition 2019” һөнәри осталык буенча халыкара чемпионатын уздыру хокукына өмет баглый. Әлеге ниятне күздә тотып, һөнәри әзерлек стандартларын, икътисадны күтәрүгә Бөгелмә сөт комбинатыда үз өлешен кертә. Комбинатта, эшче һөнәрләрен популярлаштыру уңаеннан, балалар өчен экскурсияләр уздыралар.
Шушы көннәрдә 1нче мәктәп укучылары анда май, сөт, эремчек, сыр әзерләү технологияләре белән танышты.
Экскурсиягә килгән 8нче сыйныф укучыларының Бөгелмә сөт комбинатын беренче тапкыр килеп күрүләре. Аларга барысы да кызык булды. Сыр, эремчек, май, әче төрдәге сөт ризыклары әзерләү технологияләре белән таныштылар. Укучылар акмайны сыек хәлдә күргәч, бераз аптырап та калды.
Үзем өчен күп әйбер ачтым. Мәсәлән, сырларны тозлы суда тотуларын белми идем, - дип узды үзе өчен ачыш ясаган 1нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Ангелина Говорова.
Әлеге экскурсияне мәшгульлек үзәге белән бергә оештырганнар. Бу эш эшче һөнәренең утта янмый, суда батмый торган хәзинә булуын дәлилләү максатыннан эшләнә. Бөгелмә сөт комбинатында экскурсиягә килүчеләрне бишкуллап каршы алалар. Биредә мәктәп укучылары сөт җитештерү процессын карап кына калмады, ә комбинатта әзерләнгән сөт ризыклары белән сыйландыда.
Экскурсиягә килүчеләр – безнең кунаклар. Аның барышында укучылар эшче һөнәрләре белән якыннан таныша ала. Мәшгульлек үзәге белән күмәк оештырган чара нәтиҗәсендә, кайберәүләр сөт продукциясе әзерләүче һөнәри училищеларга укырга да керә, - ди замана белән бергә атлый белгән җәмгыять директоры Илһам Минһаҗев.
Бөгелмә сөт комбинатының бүгенгесенә дә бераз тукталып китик.
“Башланган эш юлда калмый”, - диләр халыкта. Дөрес әйтәләр. Бер ел элек, “Просто молоко” компанияләре структурасыннан чыккач, шәхси кулга күчкән “Бөгелмә сөт комбинаты” җәмгыяте көчле дәрман җыеп өлгергән. Бүгенге көндә комбинат алга ышынычлы адымнар белән атлый. Эшче куллар саны кимемәгән, шул ук 165 кеше эшли биредә. Комбинатта 46 төр сөт продукциясе җитештерелә. Шуларның 7се – сырлар, 6 төр сөт, май, эремчек, катык, кефир, йогуртлар... Барысын санап бетерептә булмый.
Продукциябез республикада гына түгел, Россиядә күпләргә таныш. Безнең сөтле ризыкларны Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан шәһәрләрендә яратып кулланалар. Соңгысында үзебезнең сату нокталары да бар. Моннан тыш, республикада барган көзге ярминкәләрдә дә актив катнашабыз, шул ук Казан, Әлмәт, Урыссу, Яр Чаллы шәһәрләрендә. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарындагы бюджет оешмалары да Бөгелмә сөт комбинаты продукциясен куллана. Комбинатның уңышы традицияләргә бәйле, без әзерләү рецептларын саклап калдык. Бездәге сөт - чын сөт; чөнки нанотехнологияләр, май алыштыргычлар һәм башка кушылмалар кулланмыйбыз. Сатуга чыгарылган сөт продукциясенең бәясен дә түбәнәйтә алдык. Җитештерү цехында көненә 80 тонна сөт эшкәртелә (былтыр 50 тонна иде). Барлык процесс - белгечләр контролендә. Цехка кертелгән чимал да, аннан ясап чыгарылган продуктлар да лабораторияләрдә микробиология тикшерүе уза , - ди оешма директоры Илһам Минһаҗев.
Бөгелмә сөт комбинаты бай тарихлы һәм сыйфатлы, тәмле сөт продуктлары җитештерүдә зур тәҗрибәгә ия. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге комбинат җитештергән продукцияләр һәрвакыт Россия күргәзмәләрендә югары бәяләнә. Мәсәлән, “Делиз” сыры, майлылыгы 72,5 процентлы “Деревенское крестьянское” һәм 82,5 процентлы “Деревенское традиционное” майлары алтын медальләргә лаек булды. Бер сүз белән әйткәндә комбинатта тырышып эш итәләр. Димәк, аның киләчәге уңышлы булачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа