Бөгелмә шәһәренең тугызынчы сыйныф укучыларына Татарстан Президенты исеменнән планшетлар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бу көннәрдә республикабызның ике меңнән артык мәктәп укучысы дистанцитон укуда файдалану өчен планшетлар ала.
Ишле бала тәрбияләнә торган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче укучыларга бу заманча җиһаз 13 апрельдә тапшырыла башлады. Әлеге мөһим техника белән беренче чиратта имтиханнарга әзерләнә торган югары сыйныф укучыларын тәэмин итәләр.
15 апрель көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та тугызынчы сыйныф укучыларына планшетлар тапшырды. Болар – Бөгелмәнең 12нче урта мәктәбендә белем алучы биш бала. Чарада укучыларның әти-әниләре дә катнашты һәм бу көнне әлеге гаиләләргә шәһәрдәге химаячеләр әзерләгән азык-төлек җыелмалары да тапшшырылды.
– Татарстан Президентының тырышлыгы белән ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга планшетлар тапшырдык, алар хәзер дистанцион укуда тиешле дәрәҗәдә катнаша алалар. Ярдәмнең бик нәтиҗәле формасы бу. Үзизоляция режимында яшәвебезгә карамастан, уку-укыту процессы тукталмады, тиешле режимда дәвам итә. Шәһәрдәге педагогларга да, онлайн-укуларны тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен мәгълүматлар тапшыру тизлеген арттырган “Таттелеком” компаниясенә дә рәхмәтебез зур, – диде шәһәр мэры.
12нче мәктәптә Линар Закиров дистанцион уку-укытуның ничек ооештырылуы белән танышты, бишенче сыйныф укучыларының он-лайн дәресләрендә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 6 апрельдән башлап, Бөгелмә муниципаль районындагы барлык мәктәпләр дә дистанцион технологияләр нигезендә укытуның электрон төренә күчтеләр. Болар, саннар теле белән әйткәндә: 40 башлангыч, урта һәм югары сыйныф, 800дән артык укытучы һәм 11 674 укучы. Укучының персональ компьютеры, ноутбугы, планшеты я смартфоны бар һәм ул интернет челтәренә керә ала икән, дәресләр белем бирүнең челтәр ресурсларын файдаланып үткәрелә. Әгәр укучының интрнетка керү мөмкинлеге юк, мобиль элемтәсе генә бар икән, дәрес биремнәрен укытучы телефон аша хәбәр итә.
Бөгелмә мәктәпләренең эше 2-3 сменалы итеп оештырылган. Башлангыч сыйныфларда укулар ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып алып барыла.
Чыгарылыш сыйныфтагылар – аерым игътибар үзәгендә. Шәһәрдә һәм районда 1 037 укучы – тугызынчы, 468 укучы унберенче сыйныфны тәмамларга җыена. Сыйныф җитәкчеләре һәм укытучылар балаларны конкурслар, һөнәри юнәлеш алу, аң-белемне арттыру эшчәнлегенә дә актив җәлеп итәләр.
Хакимиятнең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа