Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә шәһәренең “Техника йорты” иҗат командасы “Всё обо всём” клубында кышкы спартакиада үтте

Анда 7нче гимназиянең 4 “А” һәм 4 “Б” сыйныф укучылары катнашты.

Карбабайлар һәм Булдыклылар командаларына бүленеп, балалар капитаннарны сайладылар һәм үз командалары өчен девизлар уйлап таптылар.

Спартакиадада катнашучылар, кызыклы эстафеталарда актив катнашып, үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәттеләр. Төрле каршылыкларны җиңеп, капчык киеп сикерделәр, аркан тарттылар. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды.

Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган вакыйгаларны сизмәде. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.

Ярышлар нәтиҗәсендә 4 А сыйныфы “Карбабайлар командасы җиңде.

Әмма җиңелүчеләр булмады дип кыю рәвештә әйтергә була, чөнки спартакиада вакытында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде.

Чара Грамоталар тапшыру һәм гомуми фото белән тәмамланды.

#мыживемвдт #ялюблюдт #домтехникибугульма#домтехники #бугульмадт #бугульма #роднаябугульма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса